Чистай-информ

Чистай районы

16+
Рус Тат
Мәдәният

Чистай районы Гаделша авылы Мәдәният йортына якташыбыз, Татарстанның халык артисты Идрис Мәсгүтов исеме бирелде

Мәдәният йортында Идрис Мәсгутовка багышланган кичә узды

Гаделша авылында якташ артистыбыз Идрис Мәсгүтовның исеме мәңгеләштерелде. Авыл халкы әлеге вакыйганы зур дулкынлану белән көтеп алды. Идрис Мөдәррис улының вафатына уналты ел узып та киткән, әмма яраткан артистыбызның якты образы якыннары, туганнары, хезмәттәшләре, авылдашлары күңелендә яши һәм яшәячәк…

Гаделшада туып, аның матур табигатеннән, тырыш халкыннан илһам алып үскән Идрис Мәсгүтовка артистлык сәләтен Аллаһы Тәгалә мулдан бирә. Бар гомерен яраткан һөнәренә багышлый ул. Башта Әлмәт татар театрында эшли. Аннары аның талантын, тырышлыгын күреп Г.Камал исемендәге татар дәүләт академия театрына чакырып алалар. Гомеренең соңгы көненә кадәр әлеге театр сәхнәсеннән төшми якташыбыз.

Гаделша авылы Мәдәният йортына якташ артистыбыз хөрмәтенә Мемориаль такта кую тантанасына авыл халкы, аның якыннары, туганнары, хакимият вәкилләре килде. Шулай ук башкалабыз Казаннан Идрис Мөдәррис улының сәхнәдәш дуслары — Г.Камал театрының бер төркем артистлары да кайтты. Татарстанның атказанган артистлары Равил Шәрәфиев, Әсхәт Хисмәтов, Дания Нуруллина, Луара Шакирҗанова, Фирая Әкбәрова, Зөлфирә Зарипова һ.б.лар Идрис Мәсгүтов турында якты, җылы истәлекләре белән уртаклаштылар. Аның искиткеч талантлы, самими күңелле, туган җанлы булуы хакында сөенеп тә, горурланып та, моңсуланып та сөйләделәр…Искә алу кичәсендә яраткан артистларыбыз спектакльләрдән өзекләр күрсәттеләр, алар башкаруында җыр-биюләр дә көчле алкышларга күмелде.

Бу турыда тулырак материалны «Чистай хәбәрләре» газетасының киләсе санында укыгыз, 16+

Фото: Г.Камал театры

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев