Чистай-информ

Чистай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәдәният

Чистайда туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы бәйрәм концертыннан башланды

Тамашачылар өчен бу озак көтелгән һәм күңелле вакыйга булды

«Восток» мәдәни-ял үзәгендә «Чистай моңнары» дигән концерт булып узды. Ул туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елына, шулай ук Чистайның 240 еллык юбилеена багышланган иде.
Кунакларны Чистай шәһәре башлыгы урынбасары Михаил Ксенофонтов һәм Бөтендөнья татар конгрессының Чистай бүлеге җитәкчесе Фәрит Галимов сәламләделәр. Алар Чистай районында туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елын ачык дип игълан иттеләр.
Концертта шулай ук шәһәр һәм район солистлары чыгыш ясады: Самир Камалов, Гөлнәзирә Сафиуллина, Рифкать Гобәйдуллин, Роза НӘҖМЕТДИНОВА, Госман Хәкимов, Ләйсирә Җамалетдинова, Гөлнур һәм Әнисә Газизовлар, Сәгыйдә Сибгатуллина, Фәнис Хисмәтуллин, Әнисә Камалова, Илнар һәм Гүзәлия Мусиннар, Сиринә Фәйзрахманова, Илназ Гыйбадуллина, Лилия Рәхмәтуллина, Рөстәм Хөснуллин, Рузилә Шәйдуллина, Зөләйха Каргина, Илсур Нигъмәтуллин, Светлана Кузнецова, Таһир Мөхәммәтов, Денис Тимофеев. Шулай ук сәхнәгә төрле коллективлар да чыкты. Ул керәшеннәрнең «Багалмам» ансамбле, “Наз”, “Сөмбел”, “Хыял” татар вокал ансамбльләре, “Балачак ритмнары”, “Эксперимент – Альянс”,»Зоренька" хореография коллективлары да чыгыш ясады.
Бу көнне «Хыял» татар ансамбленең дебюты булды. Ансамбль составына Чистай районының үзәкләштерелгән мәдәни-ял учреждениеләре системасы хезмәткәрләре Сәгыйдә Сибгатуллина, Ләйсирә Җамалетдинова, Рәзит Минһаҗев, Әнисә Камалова, Фәнис Хисмәтуллин, Гүзәл Мусина, Илнар Мусин, Әнисә Газизова, Гөлнур Газизова керә.
Тамашачылар үзешчән артистларны аягүрә басып алкышлады, яраткан башкаручылары белән озак көтелгән очрашуга шатландылар.  
Фото һәм мәгълүмат Социаль челтәрдәге «Восток» мәдәни-ял итү үзәге сәхифәсеннән

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев