Буяулар фестивале, күбекле кичә һәм квест: Чистайда балаларны яклау көнен ничек билгеләп үтәчәкләр
1 июнь – Халыкара балаларны яклау көне
Чистайда 1 июньдә Халыкара балаларны яклау көне билгеләп үтелә. Бәйрәм чаралары Скарятин бакчасында узачак, анда оештыручылар балалар һәм аларның әти-әниләре өчен зур программа әзерләгәннәр.
Тантана 10 сәгатьтә концерт программасы, мастер-класслар һәм уеннар белән башланачак. Күңел ачу өлешен иртәнге сәгатьләрдә «Камалия» үзәге тәкъдим итәчәк.
13 сәгатьтән 14 сәгатькә кадәр балалар өчен «Балачакның тылсымлы ачкычы» дип аталган мультфильмнар күрсәтү һәм квест оештырыла. Шуннан соң 14 сәгатьтән 15 сәгатькә кадәр сәхнәдә С.Гобәйдуллина исемендәге сәнгать мәктәбе укучылары чыгыш ясаячак.
15 сәгатьтә эстафетаны «Экспромт» халык музыка драма театры кабул итәчәк, ә 16дан 17 сәгатькә кадәр бәйрәм кунаклары өчен «Панда» бию компаниясе эшләячәк.
Көннең кульминациясе буяулар фестивале һәм күбекле кичә булачак, алар 17дән 19 сәгатькә кадәр дәвам итәчәк.
– Шәһәр халкын һәм кунакларын 1 июньдә Скарятин бакчасына чакырабыз, – дип мөрәҗәгать иттеләр чистайлыларга чараны оештыручылар.
Бәйрәмнең барлык мәйданчыкларына керү ирекле.
0+
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз
Нет комментариев