Чистай-информ

Чистай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәдәният

Биредә яңа талантлар ачыла

Чистай Россиянең иң яхшы бию коллективларын бишенче тапкыр кабул итте. Шәһәр сигез көнгә бию атмосферасына чумды.

Унбер коллектив иң яхшы исеме өчен көрәште. Безнең шәһәрне «Балачак ритмнар»ы һәм «Панда» бию коллективлары тәкъдим итте. 
Малайлар һәм кызлар Чистай җирендә бер атна вакытны бик күңелле, файдалы үткәрделәр. Проект­та катнашучылар үзләренең осталыкларын, нәрсәгә сәләтле булуларын һәм хореография мөм­кинлекләрен күрсәттеләр. 
Коллектив һәм солистларның чыгышларын карарга теләүчеләр күп иде. Бию сәнгатен яратучылар көн саен диярлек конкурс программалары һәм проект фестивальләре узган «Чистай» мәдәни үзәгенә юл тотты.
– «Бию авылы»на килгәч, коллективлар дүрт фестивальдә катнашу мөмкинлеге алалар, аларның һәркайсында призлы урыннар һәм Гран-при каралган. Шул рәвешле биючеләр, бер проектта катнашып, үз казанышлары тупланмасын шактый тулыландырырга мөмкин, – дип сөйли проект җитәкчесе Сергей Пичуричкин. 
Шушы вакыт эчендә Чис­тай тамашачысының хореография стилләрендә һәм жанр юнәлешләрендә үз өстенлекләре барлыкка килде. Альбина Галиева проект концертларын калдырмаска тырыша, биш ел дәвамында чыгышларны күзәтеп бара.
– Миңа заманча хореография ошый. Телевизордан бию проектларын рәхәтләнеп карыйм. Әмма «Бию авылы» ярдәмендә яшь биючеләрнең оста башкарылган биюләрен күзәтү мөмкинлеге барлыкка килде. Күп кенә коллективларның чыгышларын бер сулышта, күзне дә алмыйча карыйм, – ди кыз. 
Чыннан да, талант, осталык, биючеләр хәрәкәтләренең төгәл булуы һәм жанрларның төрлелеге таң калдыра! Халык, заманча, эстрада, классик һәм башка биюләр – бер сәхнәдә. Малайлар һәм кызлар бию хәрәкәтләре белән залны дәртләндерәләр, сәхнәдә күбәләкләр сыман очып йөреп, бик күп уңай хис-кичерешләр бүләк итәләр, тамашачыларны бию дөньясына чумарга мәҗбүр итәләр. Тамашачыларның сок­лануын сүзләр белән генә җиткерү мөмкин түгел, аны үз күзләрең белән күрергә кирәк. 
 «Бию авылы» яңа юнәлешләр, яшь талантлар ача. Кайбер коллективлар анда ел саен катнашырга тырышалар. Мәсәлән, Фрязинодан килгән хореография коллективы Чистайда әлеге проектның берсен дә калдырмаган. Ә кем өчендер шундый чараларда катнашу ачыш булды.
– Сезнең шәһәргә беренче тапкыр килдек, «Бию авылы» проектында да беренче тапкыр катнашабыз. Безгә бик ошады, шәһәр матур, безне ачык йөз белән каршы алалар, биредә искиткеч матур табигать. Проект программасы шулкадәр бай һәм кызыклы, – дип сөйли Екатеринбургтан «Кояш нуры» бию коллективы җитәкчесе Елена Норкина, аның белән бергә өч яшьлек кызы София да килгән. Сабый залда музыка ишетүгә бии башлый. 
– Һәр проект яңа йолдызлар ача. Кайбер катнашучылар ун ел элек коллективларда чыгыш ясаганнар, ә хәзер үз укучылары белән киләләр. Бу безнең өчен иң зур шатлык, – дип уртаклаша проект җитәкчесе. 
Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, мега-проект – ул шәхси тәҗрибәңне күрсәтү генә түгел, ә нәрсәгә дә булса өйрәнү, атаклы хореография осталарыннан зур тәҗрибә туплау мөмкинлеге дә. Степ, вог, халык биюләре, актерлык осталыгы, хип-хоп, джаз – теләге булган һәркем теләсә кайсы мастер-класска бара алды. Сергей Пичуричкин сүзләренә караганда, проектның төп бурычларыннан берсе – баланы мөмкин кадәр күбрәк бию жанрларына өйрәтү. 
– Биредә педагоглар менә дигән, алар кызыклы, танып-белү дәресләре үткәрәләр. Үзебез өчен бик күп яңа нәрсәләр ачтык. Без элек бер үк хәрәкәтне өч төрле ысул белән ясарга мөмкин булуын күз алдына да китерә алмый идек, – дип тәэсирләре белән уртаклашалар Саратовтан килгән «Ай» бию коллективы кызлары. 
Дулкынландыргыч конкурслар, мастер-классларда тырышып шөгыльләнү күңел ачу белән үрелеп барды.
– Татарстан безне һәрвакыт аерым җылылык һәм ачык йөз белән кабул итә. Чистайга килү эчтәлекле экскурсияләр һәм бәйрәм программасы белән аерылып тора, – ди Сергей Пичуричкин. 
Чистай һәм Казанның истәлекле тарихи һәм мәдәни урыннары белән танышу малайларда һәм кызларда бик күп тәэсирләр калдырды. «Бию авылы»нда яшәүчеләр өчен Сабантуй бәйрәмен үткәрү күркәм гадәткә әверелде. Берничә ел рәттән мәдәни-ял итү учреждениеләренең үзәкләштерелгән системасы хезмәткәрләре кадерле кунаклар өчен халык бәйрәме үткәрәләр. Халык уеннары, күңел ачулар һәм шатлыклы елмаюлар – боларның барысын да малайлар һәм кызлар яратып өлгергән Сабантуй бүләк итте.
Әмма аерылышу сәгате җитте. Ничек кенә моңсу булмасын, тамашачы кунаклар белән саубуллашты һәм киләсе очрашуны көтеп калды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев