Татарстанда ясалма фәһем турындагы бүлек белән яңа дәреслекне татар теленә тәрҗемә итәргә планлаштыралар. Бу хакта ТР Дәүләт Советының мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты утырышында билгеле булды
Мәктәпләрдә ясалма фәһемгә өйрәтү яңа дәреслек буенча алып барылачак. Аны булдыру өстендә Иннополис Университеты ректоры Александр Гасников та эшли.
«Хәзер үк ясалма фәһем белән эшләргә өйрәтәчәк дәреслекне татар теленә тәрҗемә итүне күз алдында тотарга мөмкин», – дип тәкъдим итте ТР Дәүләт Советы депутаты Лилия Маврина.
Җавап итеп ТР Мәгариф һәм фән министры урынбасары Рамил Хәйруллин аңа тәкъдим өчен рәхмәт белдерде.
Чыганак: Татар-информ
Нет комментариев