Чистай медучилищесы директоры борынгы уку йортына бөтен Татарстанга кирәкле булган кадрларны әзерләү ничек мөмкин булуы хакында сөйләде
...
Алты айдан соң без шәһәрнең иң борынгы уку йортларыннан булган Чистай медицина училищесына йөз ел тулуын күрәчәкбез. Наилә Лазарева анда кырык ел директор вазифасын башкара. Ул училищеның Чистайга (аңа гына түгел билгеле!) зур файда китерәсенә зур ышаныч белән караучы, энергиягә бай кеше. Моның белән бәхәсләшеп булмый. Училищеның бүгенге тормышы нинди кайгыртучанлыктан һәм мөмкинлекләрдән һәм һәм өметләрдән тора? Бүгенге әңгәмәбез шул хакта.
– Наилә Сәйфулловна, мәктәптән соң вузга кереп табиб булырга, шулай ук медицина училищесына керергә мөмкин. Әлеге ике юл арасындагы аерма турында сөйләгез әле.
– Илебездә хезмәт ресурсларына кытлык. Ә дәүләт мәктәпләрдә медицина сыйныфлары ача. Бу бик яхшы һәм дөрес, әмма моны медицина училищесы белән чагыштырып булмый, мәктәптә укучы ошау-ошамавын тикшереп кенә карый. Бу һөнәр белән танышу. Кайберәүләргә бу аныкы түгел кебек тоела. Әмма мин медицинаны бик киң өлкә дип саныйм... Мәсәлән, медицина психологы. Яисә балалар бакчасында медик та, педагог та булырга тиешле шәфкать туташы. Шуңа күрә иң яхшы тикшерү – медицина училищесына яисә медицина көллиятенә укырга керү. Без һәрбер студентны кадерлибез. Исеме белән беләбез. Һәркайсы белән элемтәдә торабыз, эшлибез, йомшагракларга ярдәм итәбез.
Алексей Станиславович Созинов (сүз уңаеннан, ул чистайлы) Казан дәүләт медицина училищесы директоры сезнең студентлар миңа ошый дигән иде. Ул чистайлыларны гына түгел, гомумән әлеге училищеда укыганнарны күздә тотып әйтте булса кирәк. Чистайда училищены тәмамлап вузга керүчеләр һәм табиб булып бирегә кире кайтучылар күп. Алар барысы да менә дигән табиблар. Безнең чыгарылыш укучыларыбыз – профессорлар да бар. Шуларның берсе, безнең элеккеге студентыбыз, хәзер Новосибирск фәнни-тикшеренү институты профессоры бездә дә булып китте. Казанда ашыгыч ярдәм хезмәтенең баш табибы – безнең элеккеге студентыбыз. Мин үзем дә мәктәптән соң институтта эш тәҗрибәсе булганнар белән укыдым. Аларның бар нәрсәгә дә җитди, җаваплы булуларын яхшы хәтерлим. Мин мәктәптән соң булганга анатомия дәресендә кеше сөяген кулга да алырга курыктым (ул вакытта пластмассадан ясалганнар юк иде), ә алар курыкмый иделәр. Медучилище тәмамлаган егерме яшьлек яшь кешене рәхәтләнеп «иреккә» җибәрергә мөмкин: ул акыллы карарлар кабул итәчәк, бернәрсә алдында да югалып калмаячак. Бу инде башка кеше, аның һөнәре һәм акча эшләргә мөмкинлеге бар.
Билгеле, безнең училищены тәмамлаучылар Казан медуниверситетына гына түгел, Ижевск һәм Йошкар-Олага да укырга керәләр.
– Табибка нинди сыйфатлар хас булырга тиеш?
– Укытучы, медик, дин кешесе – Аллаһыдан бирелгән һөнәрләр диләр. Әмма табиб – бу медик та, укытучы да, аның күңелендә изгелек, мәрхәмәтлелек булырга тиеш. XIX гасырда табиб Федор Гааз булган, ул буш вакытларында төрмәләрдә йөреп, тоткыннарны дәвалаган. Аның шигаре «Изгелек эшләргә ашыгыгыз!» булган. Безнең училищеның да шигаре шундый ук. Медицинага кешеләргә ярдәм итү теләге белән барырга кирәк. Әгәр медик ярдәм итә алмаячагын белсә дә, ул тынычландырырга тиеш. Борынгы заманнарда ук медицина сирәк дәвалый, еш ярдәм итә, әмма һәрвакыт тынычландырырга тиеш дигәнннәр.
– Училищеда нинди юнәлешләр бар?
«Дәвалау эше» (фельдшерлар) һәм «Шәфкать туташы» ( шәфкать туташлары). Болар күләмле белгечлекләр. Фельдшер – универсал. Ул шәфкать туташы булып та, акушерка (ике ай өстәмә укудан һәм аккредитациядән соң) булып та эшли ала. Фельдшер табиб кебек үк, ул диагнозлар куя. Сүз уңаеннан, безнең ашыгыч ярдәм хезмәтендә эшләүче фельдшерлар – үз эшләренең осталары. Алар алдан диагноз да куялар һәм диагнозлар һәрвакытта диярлек дәваханәдә раслана. Югыйсә аларның аппаратуралары да күп түгел.
Ә шәфкать туташларының кырыктан артык белгечлекләре бар. Алар хирургия, санаторий, интенсив терапия, ЛОР, косметология, гинекология, стоматологиядә эшли алалар. Әгәр дә алар түләүле укыйлар икән, училищедан соң кая телиләр, шунда урнаша алалар. Бюджетта укучылар (шәфкать туташлары, фельдшерлар) 2018 елдан алып өч елга килешүләр төзиләр һәм һичшиксез шул вакытны эшләп бетерергә тиешләр. Институтка укырга керергә, хәрбигә кияүгә чыгып аның хезмәт итә торган җиренә китәргә, кредит алып укыган акчаны кире кайтарырга да мөмкин... Мондый тәҗрибә Татарстанда һәм Мәскәү янында гына үткәрелә. Мәскәү янында – чөнки күбесе Мәскәүгә китәргә тели. Без өч ел буе чыгарылыш студентларын алар килешү белән эшлиләрме дип күзәтеп торырга тиеш булабыз!
–Килешү кайчан төзелә?
–Имтиханнардан соң, син конкурстан үткәнең билгеле булгач. Чистайда без үзәк дәваханәнең баш табибына аттестаттагы уртача баллар белән тулы исемлек җибәрәбез. Аннары ул үзе кем белән килешү төзергә икәнен хәл итә. Кайберәүләрнең шунда ук Казанга китәселәре килә, чөнки аларның анда кемнәредер эшли.
– Чистай өчен медицина училищесы нинди роль уйный?
–Теләсә кайсы медицина училищесының эшчәнлеге урта медицина персоналыннан башка мөмкин түгел. Безгә килгән үзәк район дәваханәсенең баш табибы безнең дәваханәгә шәһәрдә медучилище булуы нык ярдәм итте дигән иде. Бер табибка өч шәфкать туташы туры килергә тиеш. Без урта медицина персоналына булган ихтыяҗны канәгатьләндерүебезгә бик шат: Чистайда, Татарстанда һәм барлык Россия буйлап та бездә укыган белгечләр эшли! Без булмасак, авыл балалары зур шәһәрләргә китәрләр иде, аннан инде алар авылларга кире кайтмыйлар. Ә безнең кадрлар кайта: алексеевскилылар Алексеевскка, аксубайлылар Аксубайга кайталар. Авыл пунктларына, билгеле, фельдшерлар кирәк. Авыл картая, яшьләр аз. Элек безгә районнардан күп киләләр иде. Хәзер, нигездә, күбрәк чистайлылар укырга керә.
– Чистай медицина училищесының тарихы кайчан башлана?
– 1932 елда. Чистай ул вакытта Казаннан соң икенче урында тора, бу бит шәһәр архитектурасында да күренә! Шул вакытта биредә бөтен Кама аръягы өчен 700-800 урынга исәпләнгән медицина училищесы ачарга ниятлиләр. Ул вакытта өченче юнәлеш – «ахматмлада» да булган. Нигәдер акушеркаларны шулай атаганнар. Мөселманнар күп булган җирдә хатын-кыз акушеркалар күп булсын өчен бу аеруча мөһим булган. Училищега Карл Маркс урамында урнашкан сәүдәгәр Челышев йортын биргәннәр, ә биредә тулай торак булган, ә бинаның бер өлешендә –элекке иске диндәгеләрнең гыйбадәт бүлмәсе. Әмма сугыш чорында Челышев йортын эвакуацияләнгәннәргә госпиталь ясыйлар, ә училище тулай торакта эшли башлый. Шуннан бирле без биредә, чөнки сугыштан соң Челышев йортына авыл хуҗалыгы техникумы урнаша. Без биредә дә чәчәк атабыз: борынгы бинада мохит та икенче, идәндә ике йөз ел элек түшәлгән кафель дә саклана. Без училище тарихына бик сакчыл карыйбыз!
– Советлар Союзы таркалганнан соң ничек?
– 90 елларда түләүле укытулар башлангач та, без авылдан килүчеләр һәм ятимнәр дә укый алсын өчен бәяләрне түбән тотарга тырыштык. Әмма аннары дәүләт безгә билгеле бәяләр куя башлады... Бюджетка без тугыз сыйныф базасында быел шәфкать туташы белгечлегенә 42, ә фельдшерлыкка 25 студент кабул итәбез. Унбер сыйныф базасында бюджеттан тыш нигездә кабул итәбез. Шунысын да әйтергә кирәк, унберенче сыйныфтан соң укучылар БДИдан соң бик алҗыган хәлдә киләләр. Ә тугызынчы сыйныфтан соң – барысы да шат күңелле, шаяннар. Дөрес, алар арасында эшләргә өйрәнмәгәннәре дә бар. Ә бездә тырышырга кирәк. Бездә укытучылар менә дигән: үз фәннәрен дә яхшы беләләр, балаларга карата да мәрхәмәтле. Кайбер балалар мәктәп курсындагы математиканы да белмиләр. Дару дозасын да чамалый алмыйлар. Мин табибның дозировкада ялгышуын, ә шәфкать туташының аның ялгышын аңлап, төзәтү очрагын да беләм. Әгәр дә ул да тәҗрибәсез булса?.. Исемнәре бик охшаш дарулар да бар, әмма алар төрле авырудан кулланыла... Шуңа күрә бик игътибарлы булу, хәтерең дә яхшы булу сорала.
– Наилә Сәйфулловна, сез училищеда нәрсәдән укытасыз?
– Гигиена һәм җәмгыять сәламәтлеген саклау. Шуңа күрә мин студентларны үзем күреп беләм.1986 елдан бирле. Балаларның ничек үзгәрүләре турында әйтә алам. Ә аңа кадәр мин сигез ел санитар табиб булып эшләдем һәм шул вакытта ук училищедә гигиена фәнен алып бардым. ТАССРның сәламәтлек саклау министры урынбасары Яков Георгиевич Павлухин иде – шулай ук заманында безнең училищены тәмамлаган. Ул минем кандидатурамны хуплады. Ул вакытта РСФСРда 459 медицина училищесы иде – барысын да РСФСР Сәламәтлек саклау министрлыгында расладылар. Хәтерлим әле, шул вазифага билгеләнгәч, ярты республиканы әйләнеп чыктым – котельнаяны ремонтлау өчен торбалар эзләдем. Илдә кытлык заманасы иде! Ниһаять, Чаллыда кайсыдыр мине кызганды бугай, торбалар бирделәр.
– Балаларны күзәткәндә сез аларда медицинада эшләргә теләүләрен күрәсезме?
– Әйе, теләк бар. Кайчакта урамда очраган кешеләр училищеда укып бетермәүләренә үкенүләрен белдерәләр. «Мин нигә шундый булдым икән, нигә ташладым?» диләр. Мин аларга: «Әле кич җитмәгән!» дип җвап бирәм. Бездә яше утыздан артканнар да белем ала. Быелдан сәгать дүрттән кичке җидегә кадәр кичке төркем булачак. Әмма бу шәфкать туташына уку һәм унбер сыйныф белеме яисә урта һөнәри белеме булучылар өчен генә. Мәсәлән, косметологларга еш кына медицина дипломы кирәк булачак. Ата-аналар җыелышларында да мин медицина белемле булуның ничек кирәк булуын күрәм. Авылдан ике игезәк малайларны әти-әниләре ничек итеп түләүле бүлеккә китерүләрен хәтерлим. Мин аларга: «Бу сезгә авыр булыр бит. Бәлки берсе авыл хуҗалыгы техникумына бюджетка керер?» дим. Юк, медицинага керергә телибез диләр! Гаиләдә табиб булу һәрвакыт ярдәм итәчәк. Югыйсә бу бер дә җиңел һөнәрләрдән түгел: күп белергә кирәк, җаваплылыгы да зур!
Балалар теоретик дәресләргә караганда үзәк район дәваханәсенә практикага йөрергә күбрәк яраталар. Чөнки теоретик дәресләрдә белемнәрне бәялиләр, ә практикада куллар белән эшлиләр. Шулай ук кайберләре уртача гына укырга, ә манипуляцияләрне бик яхшы башкарырга мөмкин. Шул ук вакытта пациент белән гәпләшергә дә, эш тәртибен дә күзәтергә кирәк. Әйтик, йөрәк-үпкә реанимациясендә –52 пункт, аларны бутарга ярамый.
Мин медицина училищесы медицинаның иң яхшы традицияләрен саклый дип саныйм. Болар хәрби медиклар да. авылларда медицина ярдәме оешмасы. Канада Россиядә безнең медикларны кызыксындыру өчен үзенең вәкиллеген ачты. Аларда медицинага бармыйлар! Ә безгә үзебезнең медикларны тәрбияләргә кирәк. Мин үзебезнең зур уңышларга ирешкән укучыларыбызны күрәм. Шәхси тормышларында да шулай ук, аларның балалары югары дәрәҗәләргә ирешәләр.Аллаһы Тәгалә аларга мәрхәмәтле булганнары өчен кайтара. Һәркайда һәм һәрвакыт, туганнан алып соңгы көннәргә кадәр медиклар кирәк. Алар бервакытта да артык түгел.
–Армиядә дә медицина белеме булган яшь кешене бәялиләрме?
Билгеле, ихтирам итәләр. Безгә хәтта СВОда булган укучыбыз килде. Ул армиядә хезмәт иткән, СВОга киткән, анда ике ел хезмәт иткән – аны хәрби-медицина академиясенә җибәргәннәр. Билгеле, ул шат күңелле малай иде, хәзер җитдиләнгән. « Отличниклар кебек укымавыма үкенәм» ди. Бер малай безгә Спасс районыннан килде, мәктәптә өчле-дүртлегә генә укыган булса да, бездә тырышып, намус белән укыды. Ул барысына да төшенде. Аны армиягә алганнар, космик гаскәрләрдә медик булып хезмәт иткән. Бер елдан соң аны да хәрби-медицина вузына укырга җибәргәннәр. Мондый очраклар да аз түгел: армиядән соң эшкә дә калдыралар, торак та бирәләр. Малайлар өчен урта медицина белеме – бу плюс. Билгеле, кызлар өчен дә плюс, чөнки бала авыраса, әти-әнинең гел паника башлана. Ә медицина белеме булучы үзе дә эшнең нәрсәдә икәнен аңлый, үзе үк дәвалау чарасын да күрә.
–Сезгә Чистайда яшәү һәм эшләү ошыймы?
–Минем өчен Чистай җир шарында иң яхшы шәһәр! Мин бирегә табиб дипломы алып кайттым: биредә минем туган җирем, биредә минем тамырларым. Менә 50 елга якын үзем өчен бик кадерле һәм гүзәл шәһәремдә гомер итәм. Чистаемның киләчәктә чәчәк атуын, барлык чистайлыларга бәхет, сәламәтлек һәм иминлек телим.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз
Нет комментариев