Чистай-информ

Чистай районы

16+
Рус Тат
Кеше һәм закон

Мошенниклар әйткән сылтама буенча күчеп, чистайлы 18 мең акчасыннан колак каккан

Әлеге факт буенча җинаять эше кузгатылган

50 яшьлек ир-ат банк картасындагы 18 мең сум акчасыннан колак кагып, дистанцион мошенниклар корбаны булган. Бу хакта Россия эчке эшләр министрлыгының матбугат хезмәтендә хәбәр итәләр.

Явыз ниятле кешеләр  мессенджерларда  аккаунтларны вату кебек популяр схемадан файдаланганнар. Зыян күрүче ир-атка үзенең ир туганыннан «Син аны беләсеңме?» дигән интригалы сылтама белән хәбәр килә. Кызыксынып, әлеге ир-ат сылтамага басып карый, әмма әлеге бит ачылмый.

Озакламый аңа туганы шалтырата һәм аккаунтын ватулары, теге шикле хәбәрне юкка чыгаруын сорый. Кызганычка каршы, кисәтү шактый соң килә – мошенниклар  чистайлының телефонына һәм мобиль банкына  керү җаен табып өлгергән булалар инде.

Шул ук көнне  зыян күрүче үзенең кредит картасыннан 18 мең сум акчасы югалуы хакында хәбәр итә. Әлеге эш буенча җинаять эше кузгатыла.

Татарстан Республикасы буенча  эчке эшләр министрлыгы гражданнарны уяу булырга чакыра:

–Таныш кешеләрегездән килгән булса да, тикшерелмәгән сылтама буенча күчмәгез.

  • Әгәр дә сез дустыгыздан яисә танышыгыздан  шикле хәбәр алсагыз, аның белән телефоннан бәйләнешкә керегез һәм  явыз ниятле кешеләрнең аккаунтны вату мөмкинлекләре турында хәбәр итегез.   

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев