Мессенджерда сылтама белән күчкәннән соң чистайлы 29 мең сум акчасыннан колак каккан
Әлеге факт буенча Россия эчке эшләр министрлыгының Чистай районы буенча бүлеге тарафыннан «Компьютер мәгълүматына хокуксыз керү» һәм «Мошенниклык» маддәләре буенча җинаять эше кузгатылган
Россия эчке эшләр министрлыгының Чистай районы буенча кизү бүлегенә 66 яшьлек чистайлы банк счетыннан акчалары югалуы хакында гариза белән мөрәҗәгать итә. Зыян суммасы 28 752 сум тәшкил итә.
Тикшерү барышында полиция хезмәткәрләре әлеге инцидентның сәбәпчесе булып мессенджерларның берсендә әлеге кешенең уйламыйча эшләгән эше булуын ачыклыйлар. Әлеге ир-ат «Вакыйгалар» төркемендә теркәлгән. Шунда ул «Вафат булган, иртәгә җирлиләр» дигән белдерүгә тап була. Эчтәлеге белән кызыксынып, ул хәбәргә беркетелгән сылтамага күчәргә теләгән, әмма әлеге бит ачылмый.
Соңыннан ачыкланганча, нәкъ менә шушы күчү явыз ниятле кешеләргә әлеге чистайлының аккаунтына керергә мөмкинлек биргән дә инде. Озакламый аның исеменнән таныш-белешләренә шундый эчтәлектәге хәбәрләр килә башлый, бу исә аларда шик тудыра. Банк картасын караганнан соң әлеге ир-ат анда акчаларының санкцияләнмәгән хәлдә юкка чыгуын күрә.
Әлеге факт буенча Россия эчке эшләр министрлыгының тикшерү бүлеге тарафыннан берьюлы ике маддә «Компьютер мәгълүматына хокуксыз керү» һәм «Мошенниклык» буенча җинаять эше кузгатыла.
Ведомствоның матбугат хезмәтендә гражданнарга цифрлы гигиенаны күзәтү мәҗбүрилеге хакында искә төшерделәр. Полиция республика халкын уяулык күрсәтергә, бернинди очракта да шикле сылтамалар буенча күчмәскә чакыра. Мошенниклар даими рәвештә мондый кармакларны гражданнарның шәхси мәгълүматларына һәм банк счетларына керү өчен кулланалар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз
Нет комментариев