Чистай-информ

"Чистай хәбәрләре" газетасы - Чистай яңалыклары

16+
Рус Тат
Кеше һәм закон

Ике чистайлыны мефедрон саклаган өчен тоткарлаганнар

Әлеге фактлар буенча Россия эчке эшләр министрлыгының тикшерү бүлеге җинаять эше кузгатты

Россия эчке эшләр министрлыгының Чистай районы буенча  хезмәткәрләре бер атна эчендә  наркотикларның  законсыз әйләнешенең ике фактын ачыклаганнар.  Ике очракта да фигурантлар булып   үзләрендә синтетик матдәләр табылган ике чистайлы булган.

Оператив чаралар барышында  наркотиклар әйләнешенә  контрольлек итү буенча бүлек хезмәткәрләре  ике чистайлыны тоткарлаган. Шәхсән тикшерү вакытында 18 яшьлек чистайлыдан 1,94 грамм, 20 яшьлектән 1,87 грамм порошок тартып алганнар. Күрсәтелгән экспертиза  тартып алынган матдәнең  мефедрон булуын ачыклаган.

Әлеге фактлар буенча  Россия эчке эшләр министрлыгының  Чистай районы буенча тикшерү бүлеге  җинаять эше кузгатты. Тоткарланучыларның  гамәлләре  РФ ҖК сының 228 маддәсе 2 бүлеге  буенча квалификацияләнә (наркотик матдәләрне законсыз сатып алу. саклау, күчереп йөртү, әзерләү, эшкәртү).

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев