Чистайлы чит кеше картасын табып, андагы 11 мең сум акчаны кулланган
Аңа алты елга кадәр колония яный
Россия эчке эшләр министрлыгының Чистай районы буенча кизү бүлегенә 33 яшьлек җирле кеше мөрәҗәгать итә. Ир-ат банк картасын югалтуы һәм аннан 11 мең сум акчаның юкка чыгуы хакында хәбәр итә.
Зыян күрүче картаның төшеп калуы яисә югалтуы турында белдерә. Ә билгесез кешеләр андагы акчадан файдаланырга да өлгергәннәр.
Патруль-пост хезмәте хезмәткәрләре шикле кешенең эзенә тиз төшәләр. Ул 44 яшьлек Чистай кешесе булып чыга. Сорау алганда ул үз гамәлләрен таный.
Ул картаны урамда табуын әйтә. Картаны банкка яисә полициягә илтәсе урынга ул шәһәр кибетләрендә алган әйберләренә берничә көн рәттән шушы карта белән түли.
–Шикләнелүче кеше шәһәр территориясенең төрле нокталарында урнашкан кибетләрдә түләү өчен шушы картаны куллана, – дип хәбәр итәләр Россия эчке эшләр министрыгының Чистай районы буенча матбугат-хезмәтендә.
Россия эчке эшләр министрлыгының Чистай районы буенча тикшерү бүлеге тикшерүчесе тарафыннан «Банк счетыннан ясалган урлау» маддәсе буенча җинаять эше ачыла.
Эчке эшләр бүлеге банк карталарын саклаганда уяулыкны һәм банк карталарын саклау кагыйдәләрен үтәргә кирәклеге хакында кабат искә төшерә.
Чит банк картасын тапкан очракта аңардан файдалану катгый тыела. Закон гражданинга табылган картаны кичекмәстән якындагы банк бүлегенә яисә полиция бүлегенә илтеп тапшыру бурычын йөкли, – дип ассызыкладылар ведомствода.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз
Нет комментариев