Чистайда мошенниклар пенсионерны 712 мең сумга алдаганнар
Явыз ниятле кешеләр пенсионердан саклык акчаларын алдалап алу өчен күпйөрешле схема кулланганнар
61 яшьлек Чистай кешесе аны туган көне белән котлауларына ышанып, 712 мең сум акчасын мошенникларга күчергән. Явыз ниятле кешеләр пенсионерның акчасын алдалап алу өчен күпйөрешле схема кулланганнар дип хәбәр итә Татарстан Республикасы буенча эчке эшләр министрлыгы.
Туган көненә бер көн калгач, аңа таныш булмаган кеше шалтырата. Ул үзен экспресс-китерүче дип таныштыра һәм аңа бүләк килүен хәбәр итә. Аны алу өчен пенсионеркага кодны әйтүен сорыйлар. Кызганычка каршы, ул шулай эшли дә.
Моннан соң янә телефон шалтырый – монысы Роскомнадзордан була. Ялганчы белгеч әйтелгән кодның хатын-кызның бөтен милкенә ышаныч язуы ясату өчен кирәк булуын хәбәр итә. Куркып калган пенсионер ханымга бердәнбер юл тәкъдим итәләр – барлык милкен «куркынычсыз счет» ка күчерергә тәкъдим итәләр. Хатын-кыз моны да эшли.
Мошенниклар корбаны булуына ул туганнары белән элемтәгә чыккач кына төшенә.
Мошенниклык факты буенча җинаять эше кузгатылды. Полиция хезмәткәрләре гражданнарга игътибарлы булырга: смслардан кодларны хәбәр итмәскә, таныш булмаган счетларга акча күчермәскә һәм финанс карарлары кабул итәр алдыннан туганнарың белән киңәшергә чакыра.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз
Нет комментариев