Чистайда яшәүче хатын-кыз «җитәкчесе»ннән килгән сылтама буенча күчкәч, «Дәүләт хезмәтләре»нә керә алмый башлый
Килгән хәбәргә ышанып, зыян күрүче сылтама буенча күчә һәм килгән әмерне үти – керү өчен алты саннан торган кодны кертә
Россия эчке эшләр министрлыгының Чистай районы буенча бүлегенә шәһәр оешмаларының берсендә эшләүче хатын-кыз мөрәҗәгать итә. Әлеге ханым сөйләвенчә, ул мессенджерда үзенең җитәкчесеннән күрсәтелгән сылтама белән күчеп, конкурска тавыш бирергә үтенгән хәбәр ала.
Әлеге хәбәргә ышанып, зыян күрүче сылтама буенча күчә һәм ул әйткән әмерне үти – керүнең кодын кертә. Моңардан соң аның мессенджеры блокка куела, ә телефоны барлык контактларга да зыян китерүче сылтама белән шундый ук хәбәрләр җибәрә башлый.
Моңардан тыш, әлеге хатын-кыз «Дәүләт хезмәтләре» порталында үзенең шәхси кабинетына керә алмый башлый – ул да шулай ук блокка куелган була. МФЦ белгечләренә мөрәҗәгать иткәч кенә аңа керүне яңадан торгызу мөмкин була.
«Полиция хезмәткәрләре мобиль җайланманың банк кушымталарын компрометацияләү предметына ныклы тикшерү үткәрделәр, акчаны алмаганнары турында мәгълүматны ачыкладылар һәм финанс югалтулары юклыгын хәбәр иттеләр», – дип сөйләделәр Россия эчке эшләр министрлыгының Чистай районы буенча матбугат-хезмәтендә.
Полиция хезмәткәрләре гражданнарга уяу булырга, хәтта ышанычлы кешеләрдән – җитәкчеләрдән, коллегалардан, танышлардан килсә дә шикле сылтамалар буенча күчмәскә боера.
Шикле хәлләр туган очракта җибәрүченең үзенә шәхсән шалтыратырга һәм шикле сылтамалар белән күчмәскә, берәр нинди гамәл кылганчы мәгълүматны шәхсән тикшерергә кирәк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз
Нет комментариев