Чистай-информ

Чистай районы

16+
Рус Тат
Кеше һәм закон

Чистайда эшмәкәр бер хокук бозу аркасында 100 парга якын аяк киеменнән мәхрүм калган

Чистай кибетләренең берсендә мәҗбүри маркировкасыз аяк киеме сату туктатылды

Роспотребнадзорның ТР буенча идарәсе матбугат хезмәте мәгълүматларына караганда, тикшерү шәһәрдә яшәүче хатын-кызның шикаяте буенча үткәрелгән.

 

Кибеттә контроль сатып алу барышында хокук бозу очрагы расланган: аяк киеме идентификацион кодларсыз сатылган. Әлеге очрак буенча административ эш кузгатылган. Киштәләрдән 95 пар маркировкаланмаган аяк киеме алынган.

 

Җәмәгать судьясы шәхси эшмәкәрне административ җаваплылыкка тарту турында карар чыгарган. Җәза сыйфатында барлык законсыз товарны конфискацияләү, 5 мең сум күләмендә штраф билгеләнгән.

Чыганак: «Татар-информ»

Фото ЯИ ярдәмендә ясалды

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев