Чистай пенсионеры үзенең оныгы ягыннан мошенниклык корбаны булган
Җинаять эше кузгатылган
Россия эчке эшләр министрлыгының Чистай районы буенча кизү бүлегенә 68 яшьлек пенсионердан гариза керде. Пенсионер үзенең мобиль телефонына микрозаймнар буенча бурычлар турында хәбәрләр килә башлавын, әмма үзенең беркайчан да микрозайм алганы булмавы хакында әйтә.
Зыян салучының кем булуын ачыклыйлар. Ул пенсионерның якын туганы – Әлмәт шәһәрендә яшәүче оныгы булып чыга.
Полиция хезмәткәрләре ачыклаганча, бала белән декрет ялында булган хатын-кыз кайчандыр үзенә берничә займ рәсмиләштергән була, әмма аларны вакытында түли алмый. Бурычлардан котылу өчен ул бабасының шәхси мәгълүматларыннан файдаланырга уйлый. Аның шәхси мәгълүматларын кулланып, ул пенсионер исеменнән 80 мең 500 сум микрозайм рәсмиләштерә.
Моңардан тыш ул Дәүләт хезмәтләре порталына бабасының шәхси кабинетына үзенең мобиль телефоны аша керергә тырышып карый. Болар исә бабайның шәхси кабинетын блокка куюга китерә.
«Тикшерү бүлеге тикшерүчесе тарафыннан җиде эпизод буенча җинаять эше кузгатыла. РФ ҖК «Мошенниклык» 159 маддәсе 1 бүлеге һәм РФ ҖК «Компьютер мәгълүматына хокуксыз керү» 272 маддәсе 1 бүлеге буенча җинаять эше кузгатылды», – дип хәбәр итә Россия эчке эшләр министрлыгының Чистай районы буенча матбугат хезмәте.
Полиция хезмәткәрләре гражданнарга үз шәхси мәгълүматларына карата уяулык күрсәтүләрен сорап мөрәҗәгать итә. Паспорт мәгълүматларын, СМС кодларын һәм Дәүләт хезмәтләре порталыннан логиныгызны беркемгә дә күрсәтмәгез. Әгәр дә сез шикле операцияләр сизәсез яисә сезнең исемгә бурычлар турында хәбәрләр килә икән, кичекмәстән хокук саклау органнарына мөрәҗәгать итегез.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз
Нет комментариев