Чистай-информ

"Чистай хәбәрләре" газетасы - Чистай яңалыклары

16+
Рус Тат
Кеше һәм закон

Баланы мәктәптә һәм өйдә җәфалауда гаепләнеп, Чистайда яшәүче хатын-кыз суд каршына басачак

Хатын-кыз үз гаебен өлешчә генә таныды

Чистай шәһәре прокуратурасы 36 яшьлек Чистай кешесенә карата чыгарылган җинаять эше буенча гаепләүне раслады.

 

Аны «Ярдәмчесез хәлдә һәм матди яктан гаепләнүчегә бәйле булган затка карата даими рәвештә кылынган кыйнаулар белән физик һәм психик яктан газаплау һәм җәфалау» маддәсендә каралган җинаятьне кылуда гаеплиләр.

 

Тикшерү нәтиҗәләре буенча, әлеге хокукка каршы гамәлләрен ул 2026 елның март - апрель айларында башкара. Исерек хәлдә булып, ул үзенең кече яшьтәге улына карата даими рәвештә физик көч куллана.

 

«Әлеге инцидент Чистай шәһәрендәге йортларның берсендә урнашкан фатирда һәм шулай ук мәктәп бинасында килеп чыккан. Төрле сәбәпләр табып, хатан-кыз баланы кыйнап һәм башкача көч кулланып, аны физик һәм әхлакый газапларга дучар итә», – дип хәбәр итә ТР Прокуратурасы матбугат-хезмәте.

Хатын-кыз үз гаебен өлешчә генә таный һәм улына физик авыртулар булдыруга усал нияте булмавын исбатларга тырыша.

Хәзерге вакытта расланган гаепләү нәтиҗәсе белән җинаять эше Чистай шәһәр судына җибәрелде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев