Чистай-информ

Чистай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кеше һәм закон

Төзекләндерү кагыйдәләрен бозган өчен җаваплылык кырысланды

2012 елның 13 гыйнварында кабул ителгән "Административ хокук бозулар турындагы Татарстан Республикасы кодексына үзгәрешләр кертү хакында"гы ТР Законы аерым административ хокук бозулар турында җаваплылыкны кырысландырды.

Җирле үзидарә органнарының муниципаль хокук актларын үтәмәүләре, җирлекләр территорияләрен һәм шәһәр округларын төзекләндерү буенча муниципаль кагыйдәләрне, мәдәни мирас объектларын саклау һәм файдалану кагыйдәләрен, аларның территорияләрен һәм аларны саклау зоналарын, шул исәптән җирле билгеләнештәге мәдәни мирас объектлары таләпләрен бозган өчен җаваплылык кырысланды.
Җирлекләр террито­рияләрен һәм шәһәр округларын төзекләндерү буенча муниципаль кагыйдәләрне бозу турындагы кодекс маддәсенә яңа состав - калдыклар белән эшләүдә муниципаль кагыйдәләрне бозу - кертелде. Әлеге хокук бозу өчен административ штрафның күләме сизелерлек артты. Мәсәлән, төзекләндерүнең муниципаль кагыйдәләрен бозган өчен гражданнарга 2000нән 3500 сумга кадәр, вазифаи затларга 15 меңнән 30 мең сумга кадәр, юридик затларга 200 меңнән 500 мең сумга кадәр штраф салу каралган. Ел дәвамында кабат бозулар өчен административ штрафның арттырылган күләмен түләү кертелде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев