Чистай-информ

Чистай районы

18+
Рус Тат
Җәмгыять

Зыян күрүче мошенникларга 700 мең сумга якын акча күчергән

Узган атнада кизү частенда 5 мошенниклык һәм банк картасыннан акча урлау очрагы теркәлгән.

Җинаятьчеләр 64 яшьлек ир-аттан 694 мең сум акча урлаганнар, дөресрәге, ул аны үзе банк картасыннан билгесез счетка күчергән.

Көндез зыян күрүчегә үзен банк хезмәткәре дип таныштырган билгесез хатын-кыз шалтыраткан. Аның сүзләренә караганда, ул, янәсе, чистайлы банкта генераль ышаныч кәгазе буенча туганнан туганына рәсмиләштергән кредитка гариза турындагы мәгълүматны ачыкларга теләгән. Ир-ат мондый гариза бирмәве турында хәбәр иткән. Шуннан соң шалтыраткан хатын-кыз моны мошенниклар эшләгәндер, дип аңлаткан.

Күпмедер вакыттан соң аңа үзен Олег Романович дип таныштырган ир-ат шалтыраткан һәм ир-ат исеменә 694 мең сумлык кредит рәсмиләштерү буенча мошенниклык гамәлләре кылынуы хакында аңлаткан. Ә мошенниклар акчаны ала алмасын өчен, аңа банк офисына мөрәҗәгать итәргә, күрсәтелгән суммага кредит алырга һәм акчаны банкка кредит түләү хисабына күчерергә кирәк, дип әйткәннәр.

Ир-ат шалтыратучыларга ышанып, банк офисына мөрәҗәгать иткән һәм 694 мең сумлык кредит алган. Аннары банкомат аша барлык акчаны мошенниклар күрсәткән счетка күчергән, алар алган кредитны түләүгә китәчәк, дип ышанган.

Шул ук схема буенча мошенниклар 43 яшьлек хатын-кызны да алдаганнар. Ул полиция хезмәткәрләренә керәзле телефонына таныш булмаган хатын-кызның шалтыратуын һәм 150 мең сумлык кредит рәсмиләштерүгә гариза хуплануын хәбәр иткән. Зыян күрүче банкка шалтыратмавын һәм гариза калдырмавын әйткән.

Берничә минуттан соң аңа кабат шалтыратканнар һәм мошенниклык гамәлләр кылынуын аңлатканнар. Кредитны гамәлдән чыгару өчен аңа банк офисына барырга, акча алырга һәм аны күрсәтелгән счетка күчерергә кирәк була. Бу хәлгә борчылган хатын-кыз «банк хезмәткәре» күрсәтмәсе буенча шулай эшләгән дә. Шуннан соң гына ул мошенниклар алдаганлыгын аңлаган һәм полициягә мөрәҗәгать иткән.

Чираттагы зыян күрүче сайтта теплица сатып алырга уйлаган, анда промокод буенча товарны ташлама белән алырга мөмкин булган. «Промокод алырга» дигән күрсәткечкә басып, хатын-кыз ачылган сылтама буенча бөтен мәгълүматларны керткән һәм 6395 сум акча күчергән. Әмма товар килмәгән. Моннан тыш, аның кәрәзле телефонына берничә тапкыр мошенниклар шалтыраткан һәм тагын 60 мең сум акча күчерергә ышандырганнар. Әмма зыян күрүче мошенникларның корбаны булуын аңлаган һәм полициягә мөрәҗәгать иткән.

Ә 28 яшьлек чистайлы бушлай игъланнар сайтында кухня өчен һава суыру җайланмасы сатып алырга уйлаган. Телефон номеры буенча сатучы белән элемтәгә кереп, бәясен килешкән. Сөйләшү барышында сатучы зыян күрүчедән электрон почта адресын җибәрүне сораган, шунда сылтама килгән. Аның буенча узып, хатын-кыз банк картасы мәгълүматларын һәм башка реквизитларны керткән. Раслау кодын алганнан соң, ул өч тапкыр аны кертергә тырышкан, әмма сайт программада өзеклекләр булуны күрсәткән. Банк картасы счетын тикшергәч, зыян күрүче счеттан 6900 сум акча югалуын аңлаган, кодны кертергә маташкан һәр омтылыштан соң 2300 сум акча юкка чыккан.

40 яшьлек ир-атны да мошенниклар шул рәвешчә алдаганнар. Ул бушлай игъланнар сайтында шомартучы машина сатып алырга теләгән. Ул мошенникларга 6158 сум акча күчергән.

Ә бу атнада, 25 гыйнварда, җинаятьчеләрнең чираттагы ятьмәсенә Чистайда яшәүче 48 яшьлек хатын-кыз эләккән. Мошенниклар аны билгеле схема буенча алдаганнар. Мошенниклар белән сөйләшкәннән соң, хатын-кыз 47 000 сум акчасыннан колак каккан.

Барлык очраклар буенча җинаять эшләре кузгатылган. Уяулыкны югалтмагыз, таныш булмаган кешеләргә ышанырга ашыкмагыз!

Гадәттә, зыян күрүчеләргә шалтыратып, мошенниклар үзләрен банкның куркынычсызлык хезмәте хезмәткәрләре дип таныштыралар. Алар кешеләрне акчалары югалу белән генә түгел, ә аларның исеменә кредит рәсмиләштерүләре белән дә куркыталар. Ә операцияне булдырмас өчен, законсыз рәсмиләштерелгән займ суммасын «куркынычсыз» исәп-хисап счетларына күчерергә ышандыралар.

Татарстан Республикасы буенча Эчке эшләр министрлыгы искәртә: банк оешмалары хезмәткәрләре беркайчан да клиентларга карта һәм счетларның

куркынычсызлыгы мәсьәләләре буенча шалтыратмыйлар, карта номерларын һәм махсус кодларны сорамыйлар. Әгәр сезгә шундый эчтәлектәге хәбәр яки шалтырату килсә, сөйләшүне туктатыгыз. Банкка картада, банкның рәсми сайтында яки хезмәт күрсәтү килешүендә күрсәтелгән номер буенча шалтыратып белешегез яки якындагы бүлеккә мөрәҗәгать итегез.

Әйтергә кирәк, мондый шалтыратулар һәрвакытта да таныш булмаган номерлардан килми. Кайчагында мошенниклар банк яки полиция бүлекләренең телефон номерларын кабатлаучы программалардан файдаланалар. Сөйләшүне туктатыгыз һәм үзегез банкка яки Эчке эшләр бүлегенең кизү частена шалтыратыгыз.

Россия Эчке эшләр министрлыгының Чистай районы буенча бүлеге матбугат хезмәте

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев