Чистай-информ

Чистай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

«Зур спортка, беренче чиратта, нәтиҗәгә йөз тотам!»

...

СССРның йөзү буенча спорт мастерына тренировкага килгәч, менә кайда совет чыныгуы – контроль, дисциплина һәм төгәл командалар дип уйлап куясың. Бу вакытта бассейнда су йөзүчеләр хәрәкәтеннән ургыла. «Лидер» спорт комплексы каршындагы спорт мәктәбендә Сергей Алифашкин 3 төркем әзерли. Аның шәкертләре арасында – 1нче яшүсмерләр, 3нче – өлкәннәр һәм хәтта 1нче өлкәннәр разряды булган спортчылар да бар.

– Быел спорт мәктәбендә йөзү буенча спорт мастерлыгына беренче кандидат барлыкка килер дип өметләнәбез. Ял көннәрендә Әлмәттә узган республика ярышларыннан кайттык. Ева Титова, Ростислав Дарьин, Рәсил Гыйниятов, Ульяна Якимчева, Валерия Сальникова, София Смолькова, Данис Җамалетдинов, Әмир Кадыйров, Нияз Зарипов – барысы да бу ярышларда җиңүчеләр һәм призерлар, – ди Сергей Николаевич.

Әңгәмәдәшемнең тренерлык стажы 2003 елдан башланган. Ләкин спорт аның тормышына күпкә иртәрәк килеп кергән.

– Мин балалар, яшүсмерләр, олылар йөзү мәктәбен уздым. 1977 елда, күп кенә балалар кебек үк, мине дә спорт мәктәбенә йөзәргә өйрәтү максатыннан әти-әни алып килде. Барлык балалар тау шуарга яки шугалакка барганда, мин тиздән ярышлар булачагын һәм әзерләнергә кирәклеген белеп, алар белән бергә бара алмый идем.

1986 елдан 1991 елга кадәр Сергей Алифашкин СССР җыелма командасы әгъзасы була. Әйтергә кирәк, Мәскәүдә узган Олимпиада-80 йөзү буенча иң уңышлысы була. Ул вакытта әңгәмәдәшемә 14 яшь була һәм ул барлык элитар йөзүчеләр белән бер бассейнда шөгыльләнә.

Сергей Николаевич Волгоградта туган, хәзер Яр Чаллыда яши. Күп вакытын Чистайда үткәрә – эше шундый.

– Якшәмбе көнне өйгә кайтып китәм, ә дүшәмбе көнне иртәнге 7дә мин инде спорт мәктәбендә. Чөнки минем максатым – үз укучыларымнан профессиональ йөзүчеләр ясау. Мин дәресне үткәреп, хезмәт хакы алу өчен йөрмим, ә зур спортка, беренче чиратта, нәтиҗәгә йөз тотам, – дип аңлатты әңгәмәдәшем.

Бу спорт төрендә табигый сәләт, әлбәттә, үз ролен башкара, ләкин тренерны ишетә белү һәм тырышлык мөһимрәк.

– Әгәр укучы моны аңламаса, ул озакка тоткарланмаячак. Спорт мәктәбендә федераль программа бар. Уку елы тәмамлангач, мин йөзүчеләрне киләсе елга күчерәм яки чыгара да алам. Әгәр дә баланың барып чыкмаса, әмма мин аның тырышлыгын күрәм икән, андый баланы калдырам. Күпчелек ата-аналар спортны физик культура дип уйлыйлар, шуңа күрә ни өчен мин баланы секциядән чыгарганымны аңламыйлар.

Сергей Николаевич сүзләренә карганда, тренерны аңлаган ата-аналарның ярдәме дә мөһим.

– Кемдер үз балаларына карата йомшаклык күрсәтә, бүген йөрмә, иртәгә барырсың, ди. Бала йомшаклыкны бик тиз сизеп ала. Мин үзем спортчы идем, шуңа күрә әлеге спорт төрендә йомшаклык күрсәтү – ярамаган эш.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев