Чистай-информ

Чистай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Змиево авылындагы борынгы чиркәү гөмбәзле булды

...

Воскресение Христова чиркәвендә торгызу эшләре дәвам итә. Күптән түгел борынгы чиркәүдә соңгы, алтынчы гөмбәз урнаштырылды. Бу хакта төзекләндерү эшләре барышы белән җитәкчелек итүче эшмәкәр Сергей Шувалов хәбәр итте.

— Хезмәтебезнең мөһим этабы тәмамланды: керү төркеменең өч гөмбәзе, манара, төп престолның, алтарь гөмбәзләре урнаштырылды. Мин мондый күләмдә эшләр башкара алуыбызга шатмын, — дип уртаклашты Сергей Иванович. — Бу игелекле эштә катнашкан һәркемгә чын күңелдән рәхмәтлемен! Барысына да сәламәтлек, иминлек һәм тыныч күк йөзе телим!

Чиркәүне торгызу дәвам итә, алда әле бик күп мөһим эшләр бар һәм без аны торгызуда кулыннан килгәнчә катнашырга теләгән һәркемгә шатбыз. Теләсә нинди ярдәм, теләсә нинди катнашу безнең өчен мөһим. Минем белән элемтәгә керү өчен телефон: 8 917 275-16-96.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев