Чистай-информ

Чистай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Үзәк мәйданда борынгы брусчатка таптылар

Борынгы брусчатка табылганнан соң үзәк мәйданда төзекләндерү эшләре туктатылып торды.

Май аенда мәйданда эш кайный иде, аннары берникадәр вакытка туктатылып торды, хәзер аның территориясендә эшләр кабат башланды. Бу чара мәҗбүри иде, чөнки биредә таш түшәлгән борынгы урам өлешләре табыла.

Борынгы брусчатка белән нәрсә эшләячәкләре турында Чистай дәүләт тарихи-архитектура һәм әдәби музей-тыюлыгы директоры Александр Печенкин сөйләде.

– Хәзерге вакытта үзәк мәйданда археологик эшләр төгәлләнде. Белгечләр мәдәни мирас объектларын саклау буенча ТР комитетына отчет әзерлиләр. Шуннан соң гына карар кабул ителәчәк. Борынгы таш, һичшиксез, җирдә, ягъни яңа өслек астында калачак. Бу табигый таш, әгәр аны ачсак, ул таркала башлый, – дип аңлатма бирде Александр Вячеславович.

Безнең район сайтында археологларның өйрәнүләр барышында 13 шурф казулары турында әйтелгән иде. Моннан тыш, казу эшләре барышында якынча XVIII гасыр ахыры – XIX гасыр уртасына караган чүкеп ясалган кадаклар һәм керамика табылган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X