Журналистлар Сабан туе йөзләгән матбугат вәкилен бергә җыйды
«Татмедиа» АҖнең 15 еллыгына багышланган бәйрәм Байлар Сабасында узды.
Татарстанда беренче тапкыр журналистлар өчен Сабантуй узды. Ул «Татмедиа»ның 15 еллыгына багышланды һәм Байлар Сабасында узды. Анда Татарстанның төрле шәһәр һәм район филиалларыннан йөзләгән журалист һәм филиал җитәкчеләре җыелды. Әлеге чарада безнең «Чистай-информ» хезмәткәрләре дә катнашты.
Бәйрәм гадәттәге Сабантуйдагыча сөлге җыюдан башланды. «Татмедиа»ның барлык филиаллары да бүләкләр алып килделәр, ул бүләкләр соңрак төрле ярышларда катнашучыларга призлар буларак таратылды. Сабантуйда катнашучылар парадыннан соң җыелучыларга Республиканың матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр буенча җитәкчесе Айдар Сәлимгәрәев мөрәҗәгать итте.
– Хөрмәтле коллегалар, сезне би редә күрүемә мин бик шат. Әле бер генә бәйрәмнең дә мондый форматта үткәне, барлык редакцияләрнең дә бергә җыелып, үзләрен коллегалары арасында күрсәткәннәре юк иде. Мин шундый идея тууына – массакүләм-мәгълүмат чаралары арасында Сабантуй үткәрүгә бик шат, – дип үз тәэсирләре белән уртаклашты Айдар Сәетгәрәй улы.
Төбәк җитәкчелеге исеменнән журналистларны ТР Дәүләт Советы рәисе урынбасары, татар телен саклау һәм үстерү мәсьәләләре буенча ТР Президенты каршындагы Комиссия рәисе Марат Әхмәтов сәламләде.
– Мин сезне республика җитәкчелеге исеменнән сәламләргә бик шатмын. Мин үземне сезнең белән бер сафта дип саныйм, шуңа күрә үземне коллегаларыма мөрәҗәгать иткән кебек тоям. Туган телебезне саклауны сездән башка күз алдына да китереп булмый. Комиссия эшли башлаган көннән үк без халык күңелендәге бушлыкны ничек бетерергә, рухи бөтенлеккә ничек ирешергә дип озак баш ваттык, тәэсир итүнең үтемле чараларын эзли башладык. Шул вакытта нәкъ менә сезгә таяндык, бергәләшеп уртак проектлар эшли башладык, – диде Марат Готуф улы.
– Бүген безнең республика тормышын «Татмедиа»дан башка күз алдына да китереп булмый. Медиахолдингта 1600 хезмәткәр эшли. Минем һәр журналистка, редакцияләрнең һәр җитәкчесенә зур рәхмәт әйтәсем килә, – диде үзенең мөрәҗәгатендә «Татмедиа» АҖнең Генераль директоры Шамил Садыйков.
Сабантуйны рәсми рәвештә ачканнан соң мәйданда төрле ярышлар башланды. Программада төрле уеннар, халык ярышлары: капчык киеп, көянтә белән, ластлар киеп йөгерү, бүрәнә кисү, капчык белән сугышу, чаңгыда ярыш, гир күтәрү, армрестлинг, сумо көрәше, канат тартышу һәм башкалар бар иде. Шулай ук волейбол буенча турнир үтте, милли көрәшебездә батырны да билгеләдек.
Чистайлылар аларда актив катнаштылар һәм төрле бүләкләргә, призларга лаек булдылар.
– Барлык коллективыбыз белән әлеге чарага баруыбызга мин бик шат. Безгә, мөхәррирләргә, сирәк кенә булса да, киңәшмәләрдә очрашу мөмкинлеге бар, ә коллективлар бер-берсен күрмиләр дә диярлек. Коллегаларның бер-берләре белән очрашуларын, рәхәтләнеп сөйлә шү ләрен күрү күңелле булды. Әлеге бәйрәм, гомумән алганда, «Татмедиа» командасын гына берләштереп калмады, ә үзебезнең коллективыбызны да якынайтты. Ерак юл кешеләрне тагын да ныграк берләштерә. Бар нәрсәнең дә оешкан булуы ошады. Филиалның бар коллективлары да актив, дус-тату, ачык кешеләр булып чыкты. Көндәшлек тә дусларча гына, моны күрү бик күңелле булды, – дип үз тәэсирләре белән уртаклашты «Татмедиа» АҖнең «Чистай-информ» филиалы җитәкчесе Наталья Данилова. – Бердәнбер «минус» дип шуны әйтергә мөмкин, оештыручылар, күп көч таләп итүче ярышларда, кечкенә филиаллар барлыгын, анда ир-атлар аз булуын исәпкә алмаганнар. Шулай килеп чыкты ки, көч таләп итә торган уеннарда: көрәш, гир күтәрүдә, тартылуда без катнаша алмадык, әмма Сабантуйның традицион уеннарында актив катнаштык. Безнең хезмәткәребез армрестлингта иң яхшы исеме өчен дә көрәшә алды. Көндәшләре яхшы әзерлекле булуга карамастан, ул ныклы ихтыяр көче, нык лык күрсәтте, яхшы гына нәтиҗәләргә иреште.
Коллективның күп кенә әгъзалары үзләрен яхшы яктан күрсәттеләр. Без аларны профессиональ яктан гына күрергә өйрәнгәнбез, ә биредә алар җитезлекләрен, активлыкларын, физик әзерлекләрен күрсәттеләр. «Чис тай-информ» корреспонденты Гүзәл Гомәрова Чистай командасының иң
актив катнашучыларының берсе. Ул барлык ярышларда да актив катнашты.
– Мин журналист булып җирле телевидениедә эшли башладым. Моннан 15 ел элек безнең оешма»Татмедиа» составына керде. 2017 елдан «Чистай хәбәрәре» газетасында эшлим, ул шулай ук акционерлык җәмгыять филиалы, – дип сөйли Гүзәл Гомәрова. – «Татмедиа» структурасында 15 ел эшләү дәверендә журналистлар өчен беренче тапкыр шундый масштаблы Сабантуй үткәрелә. Гадәттә без мондый чараларны яктыртабыз гына, ә биредә әлеге халык бәйрәменең төп катнашучылары булдык. Оештыручыларның барысына да рәхмәт. Башка районнардан килгән коллегалар белән күрешү, бергә төрле уеннарда катнашу бик күңелле булды. Барлык ярышларда да катнашырга тырыштым. Күбесендә призлар оттым. Армрестлинг буенча ярышларда приз лы өченче урынны яулау өчен бер җиңү генә җитмәде, чөнки көндәшем, чыннан да, бик көчле иде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз
Нет комментариев