Чистай-информ

Чистай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Үзеңне, республикаңны һәм халкыңны күбрәк белергә

Күчмә фестиваль дуслык мөнәсәбәтләрен ныгытырга, төрле милләтләр мәдәниятенә кагылырга ярдәм итә

Чистай Татарстан халыклары Дуслык йорты һәм Ассамблеясе оештырган «Мы вместе - Без бергә» күчмә фестивален кабул итте. Ул республикадагыТуган телләр һәм халыклар дуслыгы елына багышланган иде.

Безнең шәһәребездә Татар стан халыклары Ассамблея сенең башкарма комитет җи тәк чесе Константин Яковлев, Халыклар дуслыгы йорты директоры Ирек Шәрипов булып китте.

Кунаклар Ислам үзәгендә, «Камалия» ял итү-үстерү үзә гендә булдылар, аларның һәм Татар конгрессы җирле бүлекчәсе эше белән таныштылар.

Аннары Чистай районы башлыгы Дмитрий Иванов озатуында «Восток» мәдәни-ял итү үзәгенә юл тоттылар. Биредә фойеда безнең районда яшәүче халыкларның мәдәниятен күрсәтүче программа тәкдим ителде. Уеннар, биюләр, җырлар, дәртле музыка, төрле мастер-класслар, декоратив-кулланма сәнгать эшләре, милли киемнәр һәм милли ризыклар күргәзмәләре төрле милләт кешеләренең мәдәнияте белән танышырга мөмкинлек бирделәр.

20нче балалар бакчасы коллективы җепләрдән курчак ясау буенча мастер-класс әзерләгән.

– «Мартиничкалар – бу хатын-кыз һәм ират образлары ның гәүдәләнеше. Бабаларыбыз күзләр аша аларга явыз көчләр керергә мөмкин дип уйлаганнар. Шуңа күрә курчакларга йөзләр куелмый. Гадәттә аларны Май чабу бәйрәме алдыннан әзерләгәннәр һәм керү ишеге өстенә элеп куйганнар. Ел дәвамында алар кешене бозык лардан һәм күз тиюдән, төрле авырлыклардан саклап торган, гаилә учагын саклаган. Ә бер елдан соң аларны Май чабу бәйрәмендә яндырганнар, – дип сөйли 20нче балалар бакчасы тәрбиячесе Альбина Горшенина.

Әлеге чара кунаклары шулай ук милли колорит белән эшләнгән төрле сувенирлар, Татарстан халыкларының традицион кәсепләре белән таныша алдылар.

– Чистай Татарстанның Халыклар дуслыгы йорты һәм Ассамблеясе эшчәнлеге кысаларында мөһим шәһәр булып тора, чөнки ул зур тарихи традицияләре булган күпмилләтле шәһәр. Без бү ген мөселман һәм христиан җәмгыятьләре, милли-мәдәни берләшмәләр тормышларын күрсәттек.

Без Татарстанның һәр шәһәр һәм районында милли- мәдәни берләшмәләрнең эш сыйфатлары бер дәрәҗәдә булсын өчен башкала һәм Чистай арасында элемтәне ныгыту мәҗбүри икәнен күрәбез. Без бүген республиканың Халыклар дуслыгы йортыннан кызыклы коллективлар һәм үзенчәлекле башкаручылар алып килдек.Алар белән республикабыз горурлана. Шул ук вакытта без Чистайның ничек яшәгәнен күрергә телибез. Халыклар дуслыгы сәхнә мәйданчыклары безнең күпмилләтле республикабызның төрле районнарыннан кунаклар кабул итәргә әзер. Шулай ук күрше шәһәр һәм районнар арасында да төрле чаралар узарга мөмкин. Туган телләр һәм халыклар дуслыгы елында бу бик актуаль бурыч булып тора. Шул ук вакытта без үзебезнең һәм якындагы күршеләребезнең мәдәниятен, тарихын җитәрлек дәрәҗәдә белмибез. Әлеге проектның максаты – үз-үзебезне, республикабызны һәм анда яшәүче барлык халыкларны яхшырак, якыннанрак белү, – дип ассызыклап үтте Ирек Шәрипов.

Мактаулы кунакларны һәм тамашачыларны Чистай районы башлыгы Дмитрий Иванов та сәламләде.

– Безнең районда төрле милләт вәкилләре тату-дус яши ләр, без күпмилләтле гаилә.Данлы традицияләрне сакларга һәм күбәйтергә кирәк. Без бергә булганда гына – җиңелмәс көч, – дип билгеләп үтте Дмитрий Алексеевич.

Республикада Туган телләр һәм халыклар дуслыгы елы үткәрүнең әһәмияте турында үзенең чыгышында Татарстан халыклары Ассамблеясе Советының башкарма комитет җитәкчесе дә сөйләп үтте.

– Безнең һәрберебезнең телен буынннан-буынга саклап килгән һәм дәвамчыларына тапшырган үз милләте, бабалары бар. Безнең бурыч – балаларыбыз, оныкларыбыз туган телебезне белеп үссеннәр, туган телләрендә сөйләшсеннәр өчен телебезне, гореф-гадәтлә ребезне саклау, – дип катнашучыларга мөрәҗәгать итте Константин Яковлев.

Чистай сәхнәсендә Татарстанның танылган артистлары һәм иҗат коллективлары: Марина Карпова, Вадим Захаров, Рәфинә Ганиуллина, «Мирас» инструменталь ансамбле чыгыш ясады. Халык аларның барысын да алкышларга күмде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев