Чистай-информ

Чистай районы

16+
Рус Тат
Җәмгыять

Үзенең 72 яшендә яшьлек сынын югалтмый

Аралашучан, энергияле – әлеге сыйфатлар Фермагел Җаббаровка әтисеннән күчкән. 

 – Минем әти-әнием укытучылар иде, озын гомер кичерделәр. Тормышка оптимизмга белән карауда алар, язмыш күп сынаса да,  минем өчен үрнәк булдылар, – дип сөйли Фермагел Зиннәт улы. – Чөнки әти балалар йортында тәрбияләнгән, Фин һәм Бөек Ватан сугышларында катнашкан.
Сүз уңаенда, мин дә аны ачык йөзле, аралашучан өлкән кеше буларак хәтерлим. Редакциягә татар язучылары Муса Җәлил, Абдулла Алиш белән очрашулары турында язмалар китерә иде. Хәрәкәтчән, яшьлек чаткысы белән безне сокландыра иде.
– Безнең балачак тау астында урнашкан йортта үтте. Бу ихтыяр көчен үстерергә, организмны чыныктырырга менә дигән мөмкинлек иде, – дип елмаеп искә ала Фермагел Җаббаров. – Күрше малайлары белән кечкенәдән спорт белән мавыга, саф һавада уйный идек. Ул вакытта телевизор да бик сирәк иде. Мин иске велосипедымда йөри, йөгерү белән шөгыльләнә идем. Шулай ук сәгать заводы клубында көрәк секциясенә йөредем.
Казан дәүләт университетында укыганда да спорт белән араларын өзмәгән. Элекккеге төрләргә пистолеттан ату, су астында йөзү, байдарка һәм каноэдә йөзү.
Аннары армиягә чакырганнар. Демобилизацияләнгәннән соң исәпкә басарга дип комсомолның шәһәр комитетына килгән. Аңа милициянең балалар бүлмәсендә өлкән инспектор булып эшләргә тәкъдим иткәннәр. Шулай ул үзенә яңа булган өлкәгә эләккән. Билгеле, хезмәттә ихтыяр көчен туплау, тапкырлык, оператив карар кабул итә һәм яшьләр белән уртак тел таба белү сәләтләре ярдәм итә. Ул елларда Җәмәгать советы эшенең җайга салынуын билгели. Бергә яшүсмерләргә эшкә урнашырга ярдәм иткәннәр, предприятие һәм оешма хезмәткәрләре арасыннан шефлар билгеләгәннәр. 
Фермагел Зиннәт улы булдырган Дзержинский исемендәге отряд әгъзалары да яхшы кисәтү эше алып барганнар. Анда авыл хуҗалыгы техникумы һәм педагогия училищесы студентларын кергән.
Соңрак ул медицина айныткычына инспектор булып күчкән. Милициядә хезмәт итү чорында йөгерү, чаңгыда чабу, ату белән шөгыльләнүне дәвам иткән. Ул вакытта Эчке эшләр министрлыгы линиясе буенча ГТО комплексының җәйге һәм кышкы ярышлары уздырылган. Чаңгыда чабу буенча шәһәр ярышларыннан да баш тартмаган.
– Еллар узу белән спортка кызыксынуым югалмады, – дип ассызык­лый героем.
– Һәм бу бик әйбәт! Димәк, дәрт сүнмәгән әле!
– Әйе, аяклар бераз авыртса да, йөгерәм. Барыбер хәрәкәтләнергә кирәк. Мин бит әле шашка уйнарга да яратам. Дустым Алексей Шабаев белән үз вакытында укучылар арасында шашкалар буенча турнирлар да оештыра идек. Бездә әлеге спорт төренең Рөстәм Сәгыйтов, Леонид Макаров, Владимир Иванов, Шамил Смирнов кебек һәм башка аслары бар.
Шуңа күрә Россия пенсионерлар берлеге Татарстан буенча уздырган ярышларда бик теләп катнашам. Минем әлеге җәмәгать оешмасына керү “Өченче яшь университеты”нда уку белән бәйле. Бу өлкән буен вәкилләренә кызыксындырган белемнәр алу гына түгел, ә бер-берең белән аралашу мөмкинлеге дә бирүче менә дигән проект!
2014 елда мин “Компьютер грамоталыгы нигезләре” курсларында шөгыльләндем. Аннан соң Чистай командасы составында республика ярышларында катнаштым. Дөрес, без җиңмәдек, әмма катнашу, төрле шәһәр һәм район вәкилләре белән аралашу, андагы атмосфераны тою минем өчен бик мөһим булды. Татарстан пенсионерлар берлеге оештырган спартакиадалар турында да шулай ук уйлыйм. Аларда һәрвакыт катнашырга тырышам. 2015 елда, мәсәлән, винтовкадан ату буенча 3 урын алдым, шулай ук 400 метрлык дистанциядә йөгердем.
Соңгы тапкыр безнең команда республикада 6 урын яулады, бу бөтен спортчылар уңышы. Киләчәктә дә пенсия яше кешеләре өчен күбрәк чаралар оештырылсын иде, чөнки бу безнең өчен үзебезгә ышаныч саклау, төрле сәләтләребезне күрсәтү мөмкинлеге. Намаз уку да миңа көч бирә. “Нур” мәчетенә йөрим.
– Ә быел “Өченче яшь университеты”на языласызмы? Ул, сүз уңаенда, 3 октябрьдә ачыла.
– Һичшиксез! Бу юлы “туган якны өйрәнәбез” яки “Психология нигезләре” программасын сайлыйм. Барысы да кызык!
– Алайса булачак студентка укуда уңышлар телибез!

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: чистай