Чистай-информ

Чистай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Үзегезне яхшы физик формада ничек тотасыз?

Күпләр төз гәүдәле һәм яхшы физик формада булырга телиләр.

Бу матур булганга гына түгел, ә сәламәтлек өчен файдалы булганга да. Әгәр берәүләр моңа ирешә алсалар, икенчеләргә бу авырлык белән бирелә. Еш кына бу тема нәкъ менә язын, отпусклар сезоны алдыннан актуальләшә. Менә без дә чистайлылардан: «Үзегезне яхшы физик формада ничек тотасыз?» – дип сорадык.

 

Антон Зайцев,

«Бетар» фирмасының техник директоры:

– Минемчә, беренчедән, яхшы физик форманы саклауда кеше генетикасы мөһим роль уйный, икенчедән – туклану. Гади, майсыз ризыкларга өстенлек бирергә, шикәр куллануны киметергә һәм күп ашамаска тырышырга кирәк. Һәм, әлбәттә, физик культура белән шөгыльләнү өчен вакыт табарга кирәк, ул яхшы формада булырга теләгән кешенең яшәү рәвешенең аерылгысыз өлешенә әверелергә тиеш.

 

Ирина Марченкова,

Булдырь авыл җирлеге башкарма комитеты сәркатибе:

– Үземне яхшы физик формада тоту өчен махсус рецептым бар дип әйтә алмыйм. Әмма төп сер актив яшәү рәвеше алып барудадыр: көндез – эштә, ә кичен – өйдәге мәшәкатьләр. Без авыл җирендә яшибез, үз хуҗалыгыбыз, бакчабыз бар, анда иртә яздан көзгә кадәр эшлибез.

 

Рәмзия Ибраһимова,

Чистай вәкиллегенең иминият эше буенча инспекторы:

– Үземнең физик формама һәрвакыт игътибар бирәм. Минемчә, бу яхшы күренү, актив һәм сәламәт булу өчен менә дигән бонус. Шуңа да мин даими рәвештә спорт белән шөгыльләнәм, йөгерәм, тренажер залына йөрим һәм дөрес тукланырга тырышам. Кыскасы, барысы да кешенең үзенә бәйле, бары теләк кенә кирәк һәм барысы да барып чыгачак.

 

Марс Вәлиев,

лаеклы ялда:

– Күп еллар инде лаеклы ялда булуыма карамастан, мин актив тормыш рәвеше алып барырга тырышам, фермер хуҗалыгында эшлим. Аллаһка шөкер, сәламәтлек мөмкинлек бирә. Эш урынына кадәр җәяү барам, төшке ашка да өйгә йөрим. Менә шулай көнгә 15-20 километрга якын җыела да инде. Һәм тагын тормыш иптәшем белән өйдә терлек, үгезләр, атлар асрыйбыз. Аларны ашатыр өчен иртән-иртүк торам. Яхшы физик формада булуымның бөтен сере шунда.

 

Регина,

шәхси эшмәкәр:

– Сын-гәүдә белән минем проблемалар беркайчан да булмады. Әмма физик форма турында алай әйтә алмыйм. Балачакта физкультура дәресләренә бик теләп йөрдем һәм, әйтергә кирәк, күп кенә күнегүләр яхшы килеп чыга иде. Ә хәзер вакыт җитмиме, әллә спорт белән шөгыльләнү өчен этәргеч юкмы? Халыкта сәламәт булганда йөгермәсәң, аннан дәваханәләр буйлап чабарга туры киләчәк, диләр. Ә моны бер дә эшлисе килми!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев