Чистай-информ

Чистай районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Үзебезнең яр буе булачак!

Чистай Бөтенроссия конкурсы грантын отты.

Чулман елгасының яр буен төзекләндерү проекты кече шәһәрләрдә һәм тарихи җирлекләрдә уңайлы шәһәр тирәлеген булдыру буенча иң яхшы проектлар Бөтенроссия конкурсында җиңүче булды.

Берничә ай дәвамында Казан архитекторлары яр буен төзекләндерү проектын булдыру өстендә эшләделәр. Белгечләр җәмәгать тыңлаулары, халык белән очрашулар, фокус-төркемнәр оештырдылар, яшәүчеләр арасында социаль сораштырулар үткәрделәр.

Әлеге очрашуларның, фикер алышуларның нәтиҗәләре проектның нигезенә ятты. Аны кече шәһәрләрдә һәм тарихи җирлекләрдә уңайлы шәһәр тирәлеген булдыру буенча иң яхшы проектларның Бөтенроссия конкурсына тәкъдим иттеләр. Проект җиңүче булды.

Чистай яр буен төзекләндерүгә акча алачак. Эшләр этаплап узачак. Төзелеш министрлыгыннан грант суммасы 80 миллион сум тәшкил итә. Шәһәр һәм республиканың финанслауда катнашуы белән бергә, 1нче этапка барлыгы 116 миллион сум килеп чыга. Төзекләндерү эшләре 2023 елда башланачак.

Үткәрелгән җәмәгать фикер алышулары нигезендә төп функциональ зоналар һәм аларның тулылыгы ачыкланды. Иске һәм яңа яр буйларын берләштерү өчен Берняжка елгасы аша җәяүлеләр күпере каралган.

Генераль планда елгага карап торган кафе, фонтан һәм Чулманның, шулай ук Берняжка елгасы ярының гүзәл пейзажларын, шәһәрне күзәтеп булсын өчен табигый амфитеатр булган территория каралган.

Яр буеның бөтен озынлыгы буенча архитекторлар субайларга утыртылган агач променад планлаштырдылар, анда эскәмияләр урнаштырылачак, шунда утырып, яшәүчеләр табигать белән хозурлана алачаклар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев