Үзбәкстан гражданнары парламент сайлады
Чистай районында яшәүче Үзбәкстан кешеләре үз сайлау хокукларыннан файдаландылар.
80нән артык кеше вакытыннан алда сайлауларда тавыш бирде. Күрше дәүләттә парламентның закон чыгару палатасына депутатлар сайладылар, аның составы биш елга бер тапкыр сайлана.
Яшьләр үзәгендә урнашкан участокка сайлаучылар ул ачылуга ук килә башладылар. Бинаның беренче катында яшерен тавыш бирү өчен кабиналар һәм сайлау урнасы куелган иде. Үзбәкстан гражданнарын Чистай шәһәре башлыгы урынбасары Михаил Ксенофонтов һәм муниципаль район башлыгының беренче урынбасары Константин Иванов сәламләделәр.
Комиссия әгъзалары, күзәтүчеләр, полиция хезмәткәрләре тәртипне күзәттеләр. Алар җилкәсенә сайлауларны оешкан төстә, гамәлдәге законнар кысаларында үткәрү бурычы куелды. Күзәтүчеләрнең сүзләренә караганда, участокта тавыш бирү тәртип бозуларсыз, тыныч шартларда узган.
Сайлауга килүчеләр күп булды. Беренче сайлаучылар арасында студентлар һәм район предприятиеләрендә эшләүче өлкәнрәк яшьтәге кешеләр бар иде. Тавыш бирү өчен кабиналарга керү чиратын көткәндә, Үзбәкстан гражданнары кандидатлар һәм партияләр исемлеге белән таныштылар. Бер сәгать эчендә участокта үз республика парламенты составы өчен вакытыннан алда 60тан артык кеше тавыш бирде. Бу күрше республикадан килгән сайлаучыларның бердәмлеге һәм югары патриотик рухы турында сөйли. Аларның күбесе тавыш бирү мөмкинлеге биргәннәре өчен рәхмәт белдерделәр.
Чистайда яшәүче Әлфирә Нагаева сайлауларга кызы һәм оныгы белән бергә килгән. Ул сайлауларда үз тавышын бирү аның өчен бик мөһим булуын билгеләп үтте, чөнки ул күпсанлы туганнары яши торган үз Ватанының язмышына битараф түгел.
– Без бу мөһим сәяси вакыйганы беркайчан да калдырмыйбыз. Элек тавыш бирү өчен Үзбәкстанга барырга туры килә иде. Бүген Чистайда тавыш бирәбез, бу безнең өчен бик уңайлы. Кандидатларның барысы да лаеклы, үз тавышыбызны бирдек, – ди Әлфирә Миңневәли кызы.
Сайлауларда биш сәяси партия – «Миллий тикланиш» демократик, «Адолат» социал-демократик, экологик НДПУ Халык-Демократик, эшмәкәрләр һәм эшлекле кешеләр хәрәкәте – либераль-демократик катнаша.
Шуны да билгеләп үтәргә кирәк, безнең шәһәрдә мондый тавыш бирү беренче тапкыр үткәрелә. Алдан тавыш бирү процедурасын Үзбәкстан Республикасының Россия Федерациясендәге илчелеге вәкилләре уздырды.
– Безнең сайлау комиссиясе вәкилләре 12 декабрьдән 18енә кадәр Татарстан шәһәрләрендә һәм районнарында эшлиләр. Яңа законнар нигезендә яңалык кертелде. Россия территориясендә беренче тапкыр Үзбәкстан гражданнары өчен шундый күләмдәге вакытыннан алда сайлаулар үткәрелә. Элек Мәскәүдә, илчелек базасында һәм Новосибирскида Генераль консуллык базасында нибары ике сайлау участогы бар иде, – диде Үзбәкстан Республикасының Россия Федерациясендәге илчелеге киңәшчесе Алишер Зыямөхәммәтов.
Татарстанның башка шәһәрләрендә яшәүчеләр дә вакытыннан алда сайлауларда катнаша алдылар. Ике сайлау комиссиясе республиканың 30га якын торак пунктын йөреп чыгарга планлаштыра. Тавыш бирергә өлгермәүчеләр сайлау көнендә, 22 декабрьдә, Казанда Генераль консуллык сайлау участогында Конституция бурычын үтәү мөмкинлегенә ия.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз
Нет комментариев