Чистай-информ

Чистай районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Зариповлар гаиләсе — «Гаилә тарихында гасырлар кайтавазы» шәҗәрә фестивалендә җиңүчеләр

Балалар һәм яшьләр иҗат йортында ел саен үткәрелә торган «Гаилә тарихында гасырлар кайтавазы» шәҗәрә фестиваленең муниципаль этабы узды. Анда районыбызда яшәүче 8 гаилә: Падериннар, Зариповлар, Михайловлар, Төхфәтуллиннар, Львовлар, Федосеевлар, Закировлар һәм Гориннар катнашты. Һәр гаилә үзенчә уникаль һәм талантлы.

Фестиваль ике этаптан: гаилә тарихына багышланган күргәзмәләрдән һәм сәхнәдә чыгышлардан торды. Катнашучылар үзләренең нәселләре турында мөмкин кадәр кызыграк сөйләргә тырыштылар. Алар жюри әгъзаларын җырлар җырлап, шигырьләр сөйләп һәм музыка коралларында уйнап каршы алдылар. Аларга тәмле ризыклардан авыз итәргә тәкъдим иттеләр һәм гадәти булмаган борынгы әйберләрне күрсәттеләр.

— Әлеге фестиваль ярдәмендә Россия халыкларының мәдәнияте һәм гореф-гадәтләре үсә, гаилә йолалары буыннан-буынга күчә, — диде шәһәр башлыгы урынбасары Михаил Ксенофонтов. — 8 гаилә бүген үз шәҗәрәләрен тәкъдим итте, катнашучыларның ата-бабаларын хөрмәт итүләре һәм гаилә кыйммәтләрен саклаулары сөендерә. Һәр гаиләнең элек ата-бабалары кулланган көнкүреш әйберләре турында дәртләнеп сөйләвен күрдем. Шулай ук барлык гаиләләрнең үз Ватанын яратучы чын патриотлар булуы күренеп тора.

Яуширмә авылыннан Зариповлар гаиләсенең 25 әгъзасы гаилә гореф-гадәтләренә зур хөрмәт белән карый. Алар ата-бабалары турындагы хәтерне кадерләп саклыйлар һәм үсеп килүче буынга тапшыралар.

— Безнең чыгыш никахтан соң яшь парның туганнары белән очрашу йоласына багышланды. Кияү ягыннан туганнар кәләшне май һәм бал белән каршы алдылар, ул каенанасына шәл япты һәм каенатасына түбәтәй бүләк итте. Әби гаилә башлыгына Коръән һәм намазлык тапшырды, ә кодалар гармунга сәламләү такмаклары башкардылар, — диләр Зариповлар гаиләсе әгъзалары.

Күргәзмәдә алар никахка әзерләнә торган татар ашларын: пешкән пар казларны, чәкчәк һәм гаилә рецепты буенча әзерләнгән карабодай бәлешен тәкъдим иттеләр. Кунаклар өчен алар шулай ук камыр ашлары, сырниклар, тутырылган тавык һәм тавык рулеты алып килгәннәр. Самавырдан хуш исле үләнле чәй тәкъдим иттеләр.

Шунысы кызык, гаилә берьюлы ике — Вафиннар һәм Хисмәтуллиннар шәҗәрәсен тәкъдим итте.

— Безнең гаиләдә иң кыйммәтлесе — Коръән һәм тәсбих, аларга безнең фараз буенча ике йөз елдан артык. Без башка борынгы әйберләрне дә кадерләп саклыйбыз. Күргәзмәдә шулай ук кирпеч ясау җайланмасы, күмер сала торган үтүк, керосин лампасы, борынгы сәгать, йозак, үлчәү һәм бронзадан ясалган кирәк-яраклар тәкъдим иттек, — дип сөйләделәр катнашучылар.

Зариповлар фестивальдә җиңүчеләр булдылар, нәкъ менә алар безнең районны зона этабында тәкъдим итәргә барачаклар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев