Чистай-информ

Чистай районы

16+
Рус Тат
Җәмгыять

Замана тимурчылары ярдәмгә ашыга

«Кар десанты» Бөтенроссия акциясенә шушы көннәрдә генә авыл хуҗалыгы техникумыннан һәм күппрофильле көллияттән замана тимурчылары кушылды.

Шундый адреслы шефлык ярдәме «Тормыш» иреклеләр хәрәкәтен яклаучы үзәк белән берлектә оештырыла.

– Без халыкка социаль ярдәм күрсәтү үзәге белән элемтәдә торабыз. Алар аша ярдәмгә мохтаҗ ялгыз һәм өлкән кешеләр турында беләбез. Безнең студентлар урыннарга чыгалар һәм кар көрәүдә ярдәм итәләр. Яшьләребез булдыралар, үзләре теләп әлеге күләмле акциягә кушылдылар. Быел кар күп яуды. Үз өйләре белән торучы ялгыз яшәүче өлкәннәргә аны чистарту бик авырга туры килә. Шуңа күрә волонтер-студентларның мондый ярдәме алар өчен бәяләп бетергесез, – дип билгеләп үтте студентларның хезмәт отрядлары штабы җитәкчесе Анфиса Бершова.

Көрәкләр белән коралланып, студентлар ишегалларын, сарайларга, кар базына, шулай ук йортка кадәр юлларны чистарттылар.

– Шушы көннәрдә генә без күптән түгел 80 яшьлеген билгеләп үткән әбидә булдык. Безнең команда бик теләп аңа ярдәм итәргә алынды. Без аның ишегалдындагы һәм урамдагы карны чистарттык, шулай ук капка янына юл ясадык. Ул безне компот һәм конфетлар белән сыйлады. Мин аңа ярдәм кирәк булганда безгә шалтырата алсын өчен телефон номерымны бирдем, –ди авыл хуҗалыгы студенты Линар Миңнеханов.

Игелекле эшләренә җавап итеп малайлар һәм кызлар әби- бабайлардан күпме рәхмәт сүзләре ала! Тимурчыларны озатканда өлкәннәр аларны кочаклый, кунакка чакыра, чөнки аз гына аралашу да ялгыз кешеләргә зур шатлык китерә. Пенсионерлар студентларны һәрвакыт шатланып каршы алалар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев