Замана икътисадының бурычы – бизнесны үстерү
Чираттагы сессиядә эшмәкәрлекне үстерү мәсьәләләре турында фикер алыштылар.
2022-2024нче елларга шәһәрнең социаль-икътисади үсешен фаразлауның төп күрсәткечләре район башлыгы Дмитрий Иванов рәислегендә узган Чистай шәһәр Советының чираттагы утырышында депутатлар корпусының игътибар үзәгендә булды.
2022-2024нче елларга шәһәрнең социаль-икътисади үсеше фаразы турындагы доклад белән икътисад бүлеге начальнигы Евгений Никитин чыкты.
– 2022-2024нче елларда икътисад үсеше 106,2-107,8 процент тирәсендә фаразлана. Эшкәртү производствосына исәп тотыла. «Чистай» индустриаль паркы үсүен дәвам итә, аның территориясендә 13 предприятие исәпләнә. 2021 елның 9 аенда ре зи дентларның инвестиция ләре күләме 54 миллион сум тәшкил итте, 1040 эш урыны булдырылды, төяп озатылган продукция күләме 3 млрд сум тәшкил итте. Индустриаль парк предприятиеләре агымдагы елның 9 аенда барлык дәрәҗәдәге бюджетларга 4,2 миллиард сум күләмендә салым түләгәннәр. Кече һәм урта эшмәкәрлек субъектларының һәр бишенче сумы индустриаль парк резидентлары тарафыннан түләнгән, – дип билгеләп үтте Евгений Валерьевич.
Евгений Никитин районда эшмәкәрлекне үстерү, инвестицион активлык мәсьәләләренә тукталды.
– Хәзерге заман икътисады ның төп бурычы – кече һәм урта бизнесны үстерүне тәэмин итү. Фаразлауга караганда, кече һәм урта предприятиеләр әйләнеше 2020 ел дәрәҗәсенә карата 5 процентка, 19 млрд 207 миллион сумга кадәр артачак. Инвестицион активлык икътисади үсеш темпларын тәэмин итүдә мөһим факторларның берсе булып тора. Агымдагы ел нәтиҗәләре буенча инвестицияләр күләме 5,5 миллиард сум дип бәяләнә. Гамәлдәге предприятиеләрнең инвестицион проектларын гамәлгә ашыру, шулай ук «Чистай» алгарышлы социаль-икътисади үсеш территориясенең булачак резидентлары хисабына уртача вакытка инвестицияләр үсеше темплары 102,4-105,8 процент дәрәҗәсендә фаразлана, – дип ассызыклады Евгений Никитин.
Билгеләп үтелгәнчә, агымдагы ел ахырына «Чистай» алгарышлы социаль-икътисади үсеш территориясе резидентларының гомуми саны 24 тәшкил итәчәк, шуларның 16сы җитештерүне башлап җибәргән инде. Алгарышлы социаль-икътисади үсеш территориясе гамәлдә булган чорда резидентларның гомуми кереме 3 миллиард 761 миллион сум тәшкил иткән, 1037 эш урыны булдырылган, 1 миллиард 217 миллион сумлык инвестицияләр үзләштерелгән.
2022 елга һәм 2023-2024нче елларның планлы чорына шәһәр бюджеты турында финанс-бюджет палатасы җитәкчесе Наталья Карманова сөйләде.
– Киләсе елда бюджет кереме 177 миллион 436 мең сум булыр дип фаразлана, шуларның үз керем чыганакларыбыз 172 миллион 725 мең сум тәшкил итә. Башка дәрәҗәдәге бюджетлардан кире кайтарылмый торган акча 4 миллион 711 мең сум тәшкил итә. Берничә ел дәвамында керемгә салым төп керем чыганагы булып кала, – дип хәбәр итте Наталья Анфиногентовна.
Утырыш барышында депутатлар элегрәк кабул ителгән карарларга үзгәрешләр керттеләр, шәһәр милкен дә булган мөлкәтне хосусый лаштыруның фараз планын, муниципаль җир контроле турындагы нигезләмәне, Чистай шәһәр Советының эш планын расладылар.
Район башлыгы Дмитрий Иванов Чистай шәһәре башлыгы урынбасары Михаил Ксенофонтов кандидатурасын Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләре Советының XVI съездында катнашу өчен делегат сыйфатында тәкъдим итте. Депутатлар корпусы аның кандидатурасын бертавыштан раслады.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз
Нет комментариев