Чистай-информ

Чистай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

«Замана белән бергә атларга телим»

Безнең якташыбыз Валентина Солдатованың җиңүчеләр арасында булуы аеруча күңелле. Ул «Мин - интернет- йолдыз» номинациясендә беренче урынны яулады.

Валентина Георгиевна безгә ни өчен әлеге конкурста катнашуы, аны моңа нәрсә этәрүе, жюри хөкеменә нәрсә тәкъдим итүе турында сөйләде, үзенең уңышлары белән уртаклашты.

– Сез  әлеге конкурс турында кайдан белдегез  һәм ни өчен анда катнашырга ниятләдегез?

– Әлеге конкурс миңа 2015 елдан бирле таныш. Мин ул вакытта Грамотага лаек булдым, аннары 2019 елда яңадан үз көчемне сынап карадым. Узган ел ял итәргә уйладым, әмма миңа пенсия бүлегеннән шалтыратып, анда катнашырга тәкъдим иттеләр. «Сезнең сөйлисе нәрсәләрегез күп», – дип мине үгетләде Пенсия фонды идарәсенең начальник урынбасары Рамил Дамир улы. Бу сүзләр миңа стимул булды.  Башта нинди номинацияләр тәкъдим ителүен карадым. Аларны өйрәнгәннән соң «Мин – интернет-йолдыз» номинациясен сайлап алдым.

– Конкурска нинди материал тәкъдим иттегез?

– Миңа социаль челтәрләрдә үз аккаунтымны ничек алып баруым, анда нинди эшләр күрсәтүем хакында язарга кирәк иде. Бу авыр булмады: минем төрле юнәлештә җиңүләрем, уңышларым җитәрлек, бүләкләрем дә бар. Мин күп конкурсларда автор-башкаручы буларак чыгыш ясыйм, әдәби берләшмә, бию студиясе белән җитәкчелек итәм, вокал белән шөгыльләнәм, инвалидлар җәмгыяте белән төрле ярышларга барам, китаплар нәшер итәм. Үз тормышымда  һәрчак көрәштә булырга: авыруларны, авырлыкларны, кемнеңдер хөсетлеген, яңа билгесез нәрсәләр алдында курку хисен җиңеп яшәргә туры килә. Менә шулар хакында сөйләргә булдым да инде. Әмма эшләнгән эшләрнең барын да бер материалга тупларга мөмкин түгел иде, шуңа күрә дә мин видеоларга, фотоальбомнарга сылтама ясадым.

– Сез барына да ничек җитешәсез?

– Минем көннәрем, атналарым барысы да планлаштырылып куелган.  Берничә ел элек үзенчәлекле көндәлек алып бара башладым: анда үземнең планнарымны, үткәрелүче чараларны, концертларны язып барам. Шәхси мәсьәләләр килеп чыкканда яисә чаралар күчерелгәндә генә мин графикка үзгәреш кертә алам. Узган ел планнарыма иң күп үзгәрешләрне пандемия кертте.

– Минем белүемчә, бу сезгә киртә була алмады?

– Әйе,мессенджерда  шагыйрьләр өчен «Вдохновение+» төркеме бар.  Үзизоляция вакытында без бер- беребезгә шигырь юллары белән җавап биреп, бик актив аралаштык. Аларның барысы да диярлек безнең әдәби берләшмә җыентыгына тупланды.  Гаҗәпләнерлек, әмма миңа узган елда 60ка якын шигырь язарга туры килде. Мин шулай ук бию студиясенә йөрүчеләр өйләрендә шөгыльләнә алсыннар өчен видеороликлар яздырдым. 

– Сез компьютер грамоталыгына, Интернетка күптән өйрәнә башладыгызмы?

– 2010 ел башында компьютер курсларында басарга өйрәндем, ел азагына инде Интернетны үзләштерә башладым: фотографияләр куйдым,  үзем турында, эшчәнлегем хакында сөйли башладым. Аннары альбомнар ясарга өйрәндем, төрле чаралардан фотографияләрне ешрак куя башладым Тормышта бик күп кызыклы нәрсәләр бар, тирә-ягыбыз үзгәреп тора һәм мин замана белән бергә атларга тырышам. Яңа сайтлар өйрәнәм, аларга һәм үз сайтларыма материаллар  куя башладым.  Үз мисалымда куркып калмаска, алга атларга, үсәргә кирәклеген күрсәтәм.

– Сез җиңүче булырмын дип уйладыгызмы?     

– Минем әлеге номинациядә башкалар сөйләмәгәнчә сөйли алуыма интуитив сиземләү булды. Әмма җиңүче үк булырмын дип уйламадым да. Мин андый максат куймаган идем. Нәтиҗәләр билгеле булгач, миңа шок булды. Билгеле, синең эшеңне күрүләре, югары бәяләүләре бик күңелле. Әмма минем өчен иң зур бүләк – минем идеяләремнең, гамәлләремнең кешеләргә шатлык һәм файда китерүләре. Иң мөһиме – Аллаһы Тәгалә биргән гомерне шатлык-куаныч, мәхәббәт белән, бер-береңә ярдәм итеп үткәрү.

Валентина Солдатова – бик күпләр өчен үрнәк ул. Аның активлыгы, энергиясе, һәр эшкә дәртләнеп керешүе һәрберебезне сокландыра. Ул шигырьләр һәм җырлар яза, аны гитарада уйнап башкара, әдәби берләшмә, пенсионерларның хореографик коллективлары белән җитәкчелек итә, күзе күрмәүче шагыйребезне биергә өйрәтеп, аның белән бергә чыгыш ясый, сәхнә костюмнары тегә.

Валентина Солдатова – спорт ярышларында, барлык мөмкин булган конкурсларда һәм фестивальләрдә дә актив катнашучы. Болар барысы да аның конкурста җиңү яулавының бик тә лаеклы булуы хакында сөйли. Ул безне гел шулай яңа идеяләргә, уңышларга, изге эшләргә рухландырып торсын!

Сүз уңаеннан

2020 елда «Интернетка рәхмәт-2020» конкурсында 84,5 процент хатын-кызлар һәм 15,5 процент ир-атлар катнашты. Катнашучыларның уртача яше 63,4, ә иң өлкән ике катнашучыга 97шәр яшь.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев