Чистай-информ

Чистай районы

16+
Рус Тат
Җәмгыять

Закон буенча автомобиль ремонтлау

Кулланучылар хокуклары һәм техник хезмәт күрсәтү кагыйдәләре

Һәрбер машина хуҗасы иртәме-соңмы машинаны ремонтлау яки техник хезмәт күрсәтү зарурлыгы белән очраша. Автомобильне ремонтка тапшырганда кулланучыга нәрсәгә игътибар итәргә кирәклеге турында Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чистай территориаль органының эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге башлыгы Светлана Саломеева сөйләде.

 

Ул искәрткәнчә, 2025 елның 29 маеннан Россия Федерациясе Хөкүмәтенең яңа 780нче номерлы карары үз көченә кергән, аның нигезендә Автомототранспорт чараларына техник хезмәт күрсәтү һәм ремонтлау буенча хезмәт күрсәтү кагыйдәләре расланган. Документ автосервислар һәм аларның клиентлары арасындагы мөнәсәбәтләрне җайга сала, эшләрне башкаруга төгәл таләпләр билгели.

 

Ремонт вакытында автомобиль хуҗасының төп хокуклары

 

Ремонт зонасында булу хокукы

Кулланучы эш башкарган вакытта үз автомобиле янында карап басып торырга тулы хокуклы, әмма ул процесска тыкшынырга тиеш түгел. Сервис, куркынычсызлык техникасын һәм янгынга каршы нормаларны үтәп, производство бинасына керүне тәэмин итәргә тиеш.

 

Кабул итү-тапшыру акты игътибарсыз калдырырга ярамый торган документ

Машинаны ремонтка тапшырганда кабул итү-тапшыру акты төзелә. Анда автомобильнең торышы, күренеп торган җитешсезлекләре, комплектация теркәлә. Бу документ бәхәс очрагында клиентны яклый.

 

Срокларны үтәү

Башкаручы килешүдә язылган срокларга сыешырга тиеш. Ремонт озакка сузылса, клиентның:

*яңа срок турында килешергә;

*башкаручы хисабына башка оешмага ремонт йөкләргә;

*эшләрнең бәясен киметүне таләп итәргә;

*килешүдән баш тартырга һәм зыянны каплауны таләп итәргә хокукы бар.

 

Актка кул куйганнан соң гына ремонт тәмамлана

Эшләр кабул итү-тапшыру актына кул куелгач кына тәмамланган дип санала. Әгәр соңрак яшерен кимчелекләр ачыкланса (мәсәлән, кабул иткәндә күреп булмый торганнары), клиент бу хакта башкаручыга кичекмәстән хәбәр итәргә тиеш. Әгәр җитешсезлекләр бетерелмәсә, кулланучы килешүне өзәргә һәм акчаны кире кайтаруны таләп итәргә хокуклы.

 

Ни өчен моны белү мөһим

– Үз хокукларыңны белү автосервислар белән конфликтларны булдырмаска, акчаны һәм вакытны янга калдырырга, шулай ук сыйфатлы ремонт алырга ярдәм итә, – дип билгеләп үтә Светлана Саломеева. – Бу мәгълүмат автомобильләргә техник хезмәт күрсәтү, чит ил машиналарын, кузовларны ремонтлау яки диагностикалау хезмәтләреннән даими файдаланучылар өчен аеруча актуаль.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев