Чистай-информ

Чистай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Үз вакытында эшләгән өчен – өстәмә акча

Муниципаль районда эшләүче социаль, инженерлык, транспорт инфраструктурасы объектларын паспортлаштыру уздыру буенча эшче төркемнең чираттагы утырышы булды.

Аны муниципаль район башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары Надежда Сергеева уздырды. Ул объектларга инвентаризация уздыру графиктан тайпылмаска тиеш, башкарыла торган эшләр турында мәгълүмат ТРның Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгына хәбәр ителергә тиеш дип белдерде.
2011-2015 елларга исәпләнгән озак вакытлы "Уңайлы мохит" республика максатчан программасы физик мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр өчен социаль, транспорт өлкәсендәге объектларга, торак йортларга, ишегалды территориясендә йөрү өчен уңайлы шартлар булдыруны күз алдында тота. Программа нигезләмәләрен үз вакытында үтәгән муниципаль районнар өстәмә акча бүлеп бирүгә исәп тота алалар. Беренче чиратта, эшләр сәламәтлек саклау, социаль яклау объектларында алып барылачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев