Чистай-информ

Чистай районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Үз машинагызны янып китүдән саклагыз!

Автомобиль – дөрес файдалануны һәм җентекләп карауны таләп итә торган катлаулы механизм. 2022 елның узган чорында Чистай районында автотранспортта янгын чыгу очраклары килеп чыкмаган, әмма 2021 елда шундый 5 вакыйга теркәлгән.

Янгын чыгуның төп сәбәпләре турында Чистай районы буенча күзәтчелек эшчәнлеге һәм кисәтү эше бүлегенең өлкән инспекторы Руслан Сафиуллин сөйләде.

– Автомобильләрдә янгын чыгу сәбәбе – транспорт чарасының системалары, узеллары һәм механизмнары төзек булмау. Еш кына автомашиналарның ягулык системалары һәм электр җиһазлары төзек булмый. Күрсәтелгән сәбәпләрдән кала, янгыннар подъезд янында төнгелеккә калдырылган автомобильләргә ут төртүдән дә килеп чыга, – дип билгеләп үтте Руслан Рамил улы.

Ул шулай ук автотранспортта янгын иминлеге кагыйдәләрен искә төшерде.

– Машина хуҗаларына янгын иминлеге кагыйдәләрен белү һәм үтәү, транспорт чарасы механизмнарының һәм узелларының төзеклеген вакытында тикшерү, двигательне ачык ут (факел, паяль лампалар), шулай ук яна торган материаллар (фуфайка, куртка, юрганнар) белән җылытырга ярамау, бары стандарт саклагычлар гына куллану рөхсәт ителүе турында белү комачауламас. «Кисәтелгән, димәк, коралланган» дип юкка гына әйтмиләр бит, – дип ассызыклады янгын күзәтчелеге инспекторы.

Үз автомобилеңдә янгын чыгуны ничек кисәтергә:

– яктырту өчен ут чыганакларыннан файдаланмагыз;

– автомобильдә ягулык багын ачык калдырмагыз;

– автомобильне утсүндергеч белән тәэмин итегез;

– автомобильнең барлык агрегатларына вакыт-вакыт техник күзәтү үткәрегез, ремонтны кичектермәгез, чөнки сезнең, шулай ук якыннарыгызның гомере һәм сәламәтлеге шушы иминлек кагыйдәләрен ничек үтәвегезгә бәйле.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев