Чистай-информ

Чистай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

«Юлның бу өлешендә безне берничә тапкыр машина бәрдерә язды»

Безнең редакциягә «Медиклар йорты» микрорайонында яшәүче яшь кыз мөрәҗәгать итте. Ул тукталыш янындагы юлны аркылы чыкканда үзенең һәм гаиләсенең иминлеге өчен борчыла.

Машиналар күпләп йөргән вакытта юлның әлеге өлеше чистайлылар өчен аеруча куркыныч.  Юлның ике ягыннан да машиналар зур тизлек белән узалар, аларны йөртүчеләр, юл читендә басып торган машиналар аркасында, җәяүлеләрне күрмиләр.

– Машиналарны җәяүлеләр кичүе янында ук калдыралар, гәрчә алар ким дигәндә биш метр ераклыкта куелырга тиеш. Сул яктан машина киләме-юкмы икәнен карау өчен башны да тыгып булмый. Мине һәм иремне бу участокта машина бәрдерә язды, чөнки аны йөртүче безнең юлга чыгуыбызны күрмәде һәм вакытында тормозга басарга өлгермәде, – ди кыз.

Безнең хәбәрчебез шушы урынга барды һәм әлеге мик­рорайонда яшәүчеләр белән аралашып кайтты. Бу проблема безнең редакциягә мөрәҗәгать иткән кызны гына борчымый икән. Чистайлылар фикеренчә, әлеге җәяүлеләр кичүе светофор белән идарә ителергә тиеш.

– Зебра бик озын һәм күп кенә машина йөртүчеләр җәяүленең юлны аркылы чыгуын көтәргә яратмыйлар. Үкчәгә диярлек басып китәләр. Кайберәүләр озак көтеп тормас өчен бөтенләй туктамыйлар, – дип зарланалар Медиклар йорты микрорайонында яшәүчеләр. – Балаларыбызга биредә юлны аркылы чыкмаска кушабыз, бигрәк тә кичке вакытта, чөнки монда юл өстәвенә начар яктыртыла да әле. 

Шәһәрлеләрнең соравы белән без шәһәр башкарма комитетына мөрәҗәгать иттек.

– Бу участокта өстәмә яктыртуны киләсе елда башкару планлаштырыла. Юл-транспорт вакыйгалары санын киметү өчен, уң һәм сул яктан «ятып торучы полицейскийлар» бар. Т9 форматындагы светофор урнаштыру 2022 елда планлаштырыла, – дип җавап бирде шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Фәрход Садиков.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев