Чистай-информ

Чистай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Юлларны ремонтлауга старт бирелде

2,5 километрга якын юлга асфальт түшәләчәк. Шулай ук шәһәрдә һәм районда 2 километр 151 метр юлга вак таш салыначак.

Җылы һава торышы урнашу белән юл эшчеләре район территориясендә иң проблемалы участокларны ремонтлауга керештеләр.

Шәһәрдә иртәдән үк техника эшли. Беренче чиратта юл эшчеләре чокырларны ямауга керештеләр. Апрель башында Энгельс урамын төзекләндерү эшләре башланды. Ремонт бригадалары бүгенге көнгә кадәр чокырларны, асфальттагы ярык ларны ямыйлар.

– Чокырларны ямау эшләрен беренче чиратта башкарырга кирәк булган проблемалы урыннар шәһәр юлларын күчмә комиссия тикшерүе нәтиҗәләре буенча билгеләнә. Аны торак-коммуналь хуҗалык тармагы белгечләре үткәрә. Әлбәттә, шәһәрлеләрнең мөрәҗәгатьләре дә исәпкә алына. Ремонт эшләре башкарылу сәбәпле, автомобиль йөртүчеләрне игътибарлы һәм сак булырга, шулай ук юл хәрәкәте кагыйдәләрен үтәргә чакырабыз, – дип билгеләп үтте шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Фәрход Садиков.

Чистайлылар бигрәк тә юлларга асфальт салынуына шатланалар. Мондый эшләр Миксин урамында алып барыла.

Юлларны төзекләндерүдә катнашкан эшчеләр әйтүенчә, асфальт катламын алыштыру – катлаулы процесс. Ул берничә этаптан тора.

– Башта иске асфальт катламын ватып алырга, аннары вак таш җәергә, аны битум белән эшкәртергә, ә өстән асфальтның яңа катламы белән түшәргә кирәк. Шуннан соң барлык җөйләрне һәм ялганган урыннарны битум белән эшкәртеп чыгу сорала. Аннары юл тыгызлагыч зур машиналар асфальтны тыгызлап тигезли һәм юл әзер була, – дип сөйлиләр эшчеләр техника гөрелдәп торган тавышка.

– Урицкий һәм Чапаев урамнары арасындагы участокта элек грунт юл иде. Хәзер анда асфальт. Урицкий урамыннан Гафури урамына кадәрге юл участогында чокырларны ямау эшләреннән соң асфальт җәю төгәлләнде, – ди Фәрход Муродович.

Биредә яшәүче хатын-кыз шушы урам буенча машинада үзе һәм транспорты өчен курыкмыйча, тыныч йөри алуына һаман да ышана алмый.

– Элек монда машинаны сикертмичә, йөреп булмый иде. Аннары бөтенләй дә әйләнеп уза башладык, ә моңа күп вакыт китә. Әле дә безнең юлдан тиз һәм тыныч йөреп булуына ышанып булмый. Хәзер хәтта машина юарга да сирәгрәк барырбыз дип уйлыйм, – дип тәэсирләре белән уртаклаша машина йөртүче хатын-кыз.

Шәһәр башкарма комитетында быел 2,5 километр га якын юл, шул ук күләмдә тротуар асфальтланачак, дип аныклык керттеләр. Шулай ук шәһәр һәм районда 2 километр 151 метр юлга вак таш җәеләчәк. Шуны да билгеләп үтәргә кирәк, бу – республика прог раммасы. Татарстан бюджетыннан асфальт өслеген ремонтлау өчен 100 млн. сум, шәһәр һәм район урамнарына вак таш салу өчен 40 млн. сум, җирле бюджеттан 24,5 млн. сум бүлеп бирелгән.

Хәзер Свердлов урамы буенча Җиңүнең 40 еллыгы урамы киселешеннән алып Хәмзин тыкрыгына кадәр, сукырлар җәмгыяте белән янәшә урнашкан юлны ремонтлау эшләре бара. Яңа асфальт шулай ук Нес теров урамында, Курченко, Ленин, Мичурин, Байдуков урамнары участокларында барлыкка киләчәк.

Студенческая урамы буенча тротуарлар участокларына да асфальт түшәләчәк. Шулай ук юл эшчеләре Тегермән мәйданы микрорайонында Чернышевский урамы буенча «Сәламәтлек сукмагын» яңартачаклар. Вишневский урамыннан алып Полющенков урамына кадәрге участокта да тротуарны ремонтлау планлаштырыла. Энгельс урамы буенча 104нче һәм 106нчы йортлар янында да тротуар ремонтланачак.

Моннан тыш, юл эшчеләре 17нче, 23нче номерлы балалар бакчалары территориясендә юлны ремонтлаячаклар. Чис тайда 10 юл билгесе һәм бер ясалма тигезсезлек барлыкка киләчәк.

Кайбер урамнарга вак таш түшәләчәк. Юл катламының әлеге төре авыл юлларында, атап әйткәндә Фиков Колок, Кубас, Данауровка, Нарат-Елга авылларында барлыкка киләчәк. Хезмәткәрләрнең шәхси составы планлы һәм сыйфатлы эшкә йөз тота. Юлларны ремонтлауны агымдагы елның 16 ноябренә кадәр төгәлләргә планлаштырыла.

Юл өслеген ремонтлау планлаштырыла торган урамнар исемлеге белән QR-код аша танышырга мөмкин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев