Чистай-информ

Чистай районы

16+
Рус Тат
Җәмгыять

«Юлдаш» интернат-йортында гильоширлау техникасын үзләштерәләр

Кул эшләрендә әлеге ысул кечкенә генә финанс чыгымы белән үзенчәлекле һәм матур бизәкләү әйберләре булдыру мөмкинлеге бирә.

Картлар һәм инвалидлар өчен Чистай интернат­йортында арттерапия буенча төрле күнегүләр оештырылган. Тәрбияче Людмила Җамалетдинова җитәкчелегендә теләге булган һәркем кул эшләренең үзе яраткан төрләре белән шөгыльләнә,төрле әйберләр ясауның яңа ысулларын белә ала. Күптән түгел генә биредә тукыма буенча яндырып бизәк төшерү – гильоширлау техникасын үзләштерә башлаганнар.

 – Бу техникада күптән түгел генә эшли башладык. Чынын да исә кул эшләренең ысуллары һәм төрләре бик күп. Кайберләреннән күптән файдаланабыз һәм, әйтергә кирәк, эшләр уңышлы бара. Әмма без бер урында торырга күнекмәгән, социаль хезмәтләр алучыларны кызыксындыру өчен нинди дә булса яңалык кертергә тырышабыз. Гильоширлау техникасы безне аз кертемнәр таләп итүе белән җәлеп итте, пациентлар аны аеруча җиңел үзләштерәләр, һәм ул искиткеч матур әйберләр эшләү мөмкинлеге бирә. Шуның өстенә, пациентларга үз куллары белән эшли алуларыннан канәгатьләнү хисе алырга ярдәм итә, – дип сөйли картлар һәм инвалидлар өчен «Юлдаш» Чис тай интернатйорты тәрбиячесе Людмила Җамалетдинова.

Сүз уңаенда,гильоширлау өчен махсус пыялалы кысалар (аларны үз куллары белән Людмила Җамалетдинованың тормыш иптәше ясаган), бизәкләп яндыру өчен аппарат, синтетик тукымалар һәм шаблоннар кирәк. Шаблоннарны интернеттан алырга мөмкин.

Интернат­йортта яшәүчеләр кул эшләренең яңа төреннән канәгать булуларын яшермиләр дә.

– Бу техника белән мин язын шөгыльләнә башладым, моңа кадәр бер тапкыр да яндырып бизәк төшергәнем юк иде. Миңа алмаз мозаика, квиллинг, кәгазьдән үрү, шпагаттан әйберләр ясау бик ошый. Гильоширлау белән шөгыльләнүдән зур канәгатьләнү алам. Техника катлаулы түгел, җиңел үзләштерелә, – дип үз фикерләре белән уртаклаша Тәскирә Сумуткина.

– Миңа иҗат итүнең төрле төрләре ошый, шуңа да яңа техниканы сынап карарга тәкъдим иткәч, бик теләп ризалаштым. Барысын да бик җиңел үзләштердем. Хәзер барысын да әйбер матур килеп чыксын өчен пөхтә итеп, ашыкмыйча эшләргә тырышам. Бу эштә иң мөһиме – түземлелек һәм тырышлык. Тукыма буенча яндырып бизәк төшергәндә тулысынча әлеге процесска кереп китәм һәм барысы турында да онытам, – дип сөйли Илья Патыев.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев