Чистай-информ

Чистай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Юлда 6 яшьлек велосипедчыны бәрдерәләр

22 июньдә, кичке сәгать тугызлар тирәсендә бала катнашында чираттагы юл-транспорт вакыйгасы була.

Бу хәл Энгельс урамында урнашкан йорт янында килеп чыга. Вакыйга турында тулырак ЮХИДИ бүлеге начальнигы, полиция подполковнигы Илдар Вәлиуллин сөйли:

– Башлангыч мәгълүмат ларга караганда, «Форд Фокус» автомобилен йөртүче Циолковский урамы ягыннан Энгельс урамы буенча Академик Королев урамына таба хәрәкәт иткән. Машина йөртүче хәрәкәттә өстенлек бирми һәм велосипедыннан төшмичә, машина юлын идарә ителми торган җәяүлеләр кичүеннән аркылы чыкканда 2015 елгы яшь велосипедчыны бәрдерә.

Нәтиҗәдә, тән җәрәхәтләре алган бала дәваханәгә озатыла.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев