Чистай-информ

Чистай районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Юл йөрү кагыйдәләре турында белемнәрен тикшерделәр

Әлеге чара безнең шәһәрдә беренче тапкыр үткәрелде.

Беренче тапкыр «Татнефть-Олимп» стадионында «Юл йөрү кагыйдәләрен гаиләбез белән бик яхшы беләбез» дип исемләнгән муниципаль чара үткәрелде. Анда үзләренең әти-әниләре белән 21 бала катнашты.

Конкурс программасы ЮХИДИ бүлеге, «Юл хәрәкәте иминлеге» дәүләт бюджет учреждениесе, шәһәрнең ата-аналар советы белән бергә оештырылды. Ул күп гаиләләрнең игътибарын үзенә җәлеп итте. Катнашучыларга көч-дәрт өстәп, һава торышы да бик матур, кояшлы булды.

Командаларга бүленеп, алар «Көйләүче», «Велосипедны фигуралы йөртү», «Ми штурмы», «Юл билгеләре», «Транспортны яхшы белүчеләр» дип исемләнгән биш станциядә биремнәрен үтәделәр. Һәм һәр җирдә балалар белән ата-аналар чыгыш ясады, бу чараның исеме үк нәкъ шуңа этәрде!

Михаил Зиновьев, аның кызлары Настя һәм Софья белән танышлыгыбыз конкурска хәтле үк башланып китте.

– Балалар 16нчы номерлы мәктәптә укыйлар. Безгә әлеге чарада катнашырга тәкьдим иттеләр һәм без каршы килмәдек. Ни өчен катнашмаска? Без нинди генә чараларда катнашмадык инде?! – дип сөйли Михаил Зиновьев.

Билгеле булганча, Михаил иң актив әтиләрнең берсе икән. «Экспромт» театры спектакль куйганда бер рольга актер кирәккән, аны анда чакырганнар. Сүз уңаеннан, Настя ике ел инде әлеге драматик коллективта уйный.

– Ә сез балаларыгызга юл хәрәкәте иминлеге кагыйдәләрен үтәү турында кагыйдәләрне сакларга кирәклеге хакында еш искә төшерәсезме?

– Без балалар белән һәрвакытта куркынычсызлык буенча элементар кагыйдәләрне, әйтик, машиналар йөрү юлын җәяүлеләр кичүеннән генә чыгарга кирәклеге хакында еш искә төшерәбез. Зур кызыбыз барлык юл билгеләренең нәрсә аңлатканын яхшы белә. Мин моңа үзем дә ышандым, Настя бездән ерак булмаган юл билгесен бик тиз аңлатып бирде. Ике кыз да юлда йөргәндә иминлек кагыйдәләрен яхшы беләләр, иминлек каешларын эләктерергә кирәклеге хакында аларның исләренә дә төшереп торырга кирәкми.

– Юл хәрәкәте иминлеге кагыйдәләре конкурсларында мин беренче тапкыр балалар бакчасында катнаштым, – дип ышанычлы итеп сөйли дүртенче сыйныфта укучы Настя. Аның үз-үзен тотышы ук моның башкача булырга мөмкин дә түгеллеген сөйли... Настяның әти-әниләре кебекләр үз-үзеңне имин тотуның үрнәге булып тора да инде.

«Әни, тизрәк бул!», «Әти, кара, саг рак бул!» – юл йөрү кагыйдәләре буенча ярышлар барган җирдә төрле яклап шундый тавышлар ишетелеп кенә торды... Билгеле, уртак уңышның һәркемнең тырышлыгыннан торуын күреп, ничек инде борчылмыйсың ди!

– Киттек! Әмма нык борчылмагыз, барысы да яхшы булачак! – оештыручылар велосипедчыларга көч биреп тордылар.

Сүз уңаеннан, шуларның берсе Радик Вафин, ата-аналар советы активисты, бу конкурста бар гаиләсе – хатыны Гөлнур, 7 яшьлек улы Арслан, 4 яшьлек кызы Раяна белән катнашты. Хәтта 6 айлык Җәннәт тә биредә иде: әнисе белән әтисе кулында тыныч кына йокымсырап ятты...

– Безнең планда шундый ук чараларны киләчәктә дә үткәрү күздә тотыла. Ял көннәрендә әти-әниләр балалары белән бергә ял итә, көрәшә, белемнәрен арттыра алачаклар, – дип билгеләп үтә Радик Вафин.

– Бу искиткеч булыр иде! Миңа һәм кызларыма әлеге чара бик ошады, – дип сөйли Эльмира Фәтхетдинова. – Мин алар юл хәрәкәте кагыйдәләре турында белемнәрен кабатлаганнары өчен бик сөенәм.

– Юл хәрәкәте иминлеге кагыйдәләрен ныгыту буенча мондый уртак конкурслар бик кирәк, – дип саный ТР мәгариф һәм фән министрлыгы каршындагы ата-аналар комитетының Чистайдагы вәкиле, конкурсны оештыручыларның берсе Гүзәл Шакирова (автордан: катнашучылар арасында аның кызы Алия дә бар иде). – Шуның өстенә бу конкурс әти-әниләрне балалары белән берләштерә. Юлларда иминлек булдыруны тәэмин итү проблемасының җитдилеген тирәнрәк аңларга, профилактик мәсьәләләрне хәл итәргә ярдәм итә.

Шатлыклы, җылы мохит барысын да шатландырды! Үзләренең биремнәрен эшләгәч, командалар тизрәк башкаларга ярдәмгә ашыкты. Һәркем үз биремнәрен чишүләренә ихластан сөенсәләр дә, җитди көндәшлек турында биредә сүз дә булырга мөмкин түгел иде.

Сүз уңеннан, биредә «Камалия» ял итү-үстерү үзәге волонтерлары да бик әйбәт

эшләделәр. Алар оештыручыларга программаны үткәрүдә нык ярдәм иттеләр.

– Әнә шундый инициативалы, энергияле, һәр нәрсәдән хәбәрдар булган Радик Вафин, Гүзәл Шакирова кебек кешеләр белән эшләве дә җиңел. Алар өлкәннәр һәм балалар үзләренә файда алып ял итсеннәр өчен тырышалар, – дип аңлата «Юл хәрәкәте иминлеге» дәүләт бюджет учреждениесенең Чистай бүлеге начальнигы Светлана Сидорова. – Безгә башка ата-аналар да кушылырлар дип ышанабыз!

Катнашучыларның шатлыклы уй-кичерешләренә «Юл хәрәкәте иминлеге» дәүләт бюджет учреждениесенең призлары һәм шәхсән Гүзәл Шакировадан татлы бүләкләр дә өстәлде.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев