Чистай-информ

Чистай районы

16+
Рус Тат
Җәмгыять

Юл-транспорт һәлакәте нәтиҗәсендә 16 яшьлек яшүсмер зыян күрде

Зыян күрүче медицина ярдәме сорап мөстәкыйль мөрәҗәгать иткән. Ул дәваханәгә салынган.

Зыян күрүче медицина ярдәме сорап мөстәкыйль мөрәҗәгать иткән. Ул дәваханәгә салынган.

Юл-транспорт һәлакәте 30 августта, кичке уннар тирәсендә килеп чыккан. Бу авария турында тулырак ЮХИДИ бүлеге начальнигы, полиция подполковнигы Илдар Вәлиуллин сөйли:

– ВАЗ маркалы автомобиль йөртүче, башлангыч мәгълүматларга караганда, Яшьләр урамы ягыннан Циолковский урамына таба хәрәкәт иткәндә, 2005 елда туган җәяүлене бәрдергән. Яшүсмер билгеләнгән кагыйдәне бозып, җәяүлеләр кичүе зонасы ерак булмаса да, автомобиль хәрәкәте уңаеннан уңнан сулга тиешле булмаган урында юлны аркылы чыккан дип фаразлана. Юл-транспорт һәлакәте нәтиҗәсендә яшь җәяүле төрле тән җәрәхәтләре алган.

– Хәзерге вакытта яңа уку елы башлануның беренче көннәрендә уза торган «Игътибар, балалар!» кисәтү чарасы дәвам итә, – дип билгеләп үтә шәһәр һәм районның баш дәүләт автоинспекторы. – Машина йөртүчеләргә юлларда игътибарлы, уяу булуларын үтенеп мөрәҗәгать итәбез, чөнки еш кына баланың үз-үзен тотышын, кызганычка каршы, алдан белеп булмый. Ә әти-әниләр кызларына, улларына юл йөрү кагыйдәләрен исләренә даими төшереп торырга, үзләре дә аларга үрнәк күрсәтергә тиешләр!

 

Сүз уңаеннан

«Игътибар, балалар!» операциясе кысаларында балаларны ташу кагыйдәләрен үтәүгә, җәяүлеләргә өстенлек бирмәүгә бәйле юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозуларны кисәтүгә юнәлдерелгән машина йөртүчеләрне массакүләм тикшерү буенча рейдлар оештырыла.

Шулай ук «Юл хәрәкәте иминлеге» ДБУ бүлекчәсе белән берлектә яктылыкны кайтаручы элементларны пропагандалау буенча чаралар үткәрелә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев