Чистай-информ

Чистай районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Юбилей датасына – чаралар сериясе

Идел Болгарстанының Ислам динен кабул итүенең 1100 еллыгына багышлана...

 

Узган ялда борынгы Болгар шәһәрендә Идел Болгарстанының Ислам динен кабул итүенең 1100 еллыгын билгеләп үттеләр. Әлеге тантанага Россиядән генә түгел, чит илләрдән дә 20 меңгә якын кеше җыелды.

Иртәдән кичкә кадәр Болгар шәһәрчеге гөрләп торды. Бәйрәм программасы бай һәм төрле иде: концертлар, күргәзмәләр, мастер-класслар, сәхнәләштерелгән тамаша, милли көрәш…

Бәйрәмнең төп өлеше « Ак мәчет» комплексы территориясендә үткән төрле төстәге утлар шоуы булды. Әмма Идел Болгарстанының Ислам динен кабул итүенә багышланган чаралар моның белән генә тәмамланмый әле. Алар Татарстанда юбилей елы барышында дәвам итәчәк.

Безнең районда әлеге вакыйга уңаеннан күп кенә чаралар үтә. Шуларның берсен Татар Сарсазы авылы мәдәният йорты хезмәткәрләре мәктәп укытучылары белән бергәләп оештырдылар. Белем бирү учреждениесендә аның укучылары өчен үзенчәлекле тарих дәресе узды.

– Авыл мәктәбенә әлеге чараны үткәрү өчен без очраклы гына килмәдек. Анда нәкъ менә әлеге истәлекле датага багышланган картина бар. Мәктәп фойесы диварында Идел Болгарстанының Ислам динен кабул итү көне тасвирланган картина эленеп тора, – дип сөйләделәр безгә Татар Сарсазы Мәдәният йортында.

Фойеда картина янына басып, мөгаллимә Гөлнара Закирова укучыларга Ислам динен кабул итүнең тарихы турында сөйләде. Балалар белән бергәләп паннога төшерелгән гарәп телендәге язуларны укыдылар.

– Әлеге картина – Хаджиморат исемле Чистай рәссамы эше. Ул аны 1991 елда язган. Ветеран укытучылар сөйләвенчә, әлеге картина бер көндә генә иҗат ителмәгән билгеле. Ул аны ясаганда һәр көн мәктәптә булган, картинаның һәр деталенә ныклы игътибар биргән. Без аны кадерләп саклыйбыз, ул бер дә үзгәрмичә, ничек ясалды шулай саклана, – дип үз фикерләре белән уртаклашты тарих укытучысы Гөлнара Закирова.

Тарихи экскурсиядән соң мәдә ният йорты хезмәткәрләре «Үткән нәр гә сәяхәт» дигән темага тәкъдир итү, аннары бергәләп «Идел Болгарстаныннан алып Казан ханлыгына кадәр» дип исемләнгән документаль фильм күрсәттеләр.

Шулай ук Идел Болгарстанының Ислам динен кабул итүенең 1100 еллыгына багышланган чара Татар Баганалысы авылы мәдәният йортында үтте.

Авыл клубы хезмәткәрләре Венера Гатиятуллина һәм Гөлнара Сөнгатуллина авыл халкы өчен кызыклы программа әзерләделәр. Кунакларны милли ризыклар белән каршы алдылар. Мәдәният йорты фойесына дини китаплар күргәзмәсе, мөселман баш киемнәре, намазлыклар һәм башка кирәкле әйберләр куелган иде. Авыл балалары өчен танып-белү викторинасы үткәрелде.

– Хәким хәзрәт Шәмсетдинов Идел Болгарында Ислам дине кабул ителү тарихы турында сөйләде. Без шулай ук чарада катнашучыларны шамаилларның килеп чыгу тарихы белән таныштырдык. Авыл мәчетенә йөрүче балалар азан әйттеләр, Коръәннән сүрәләр укыдылар, – дип сөйли Татар Баганалысы Мәдәният йорты методисты Венера Гатиятуллина.

Тарихи белешмә

921 елда Идел Болгар Ханы Багдадка хәлифә йортына илче җибәрә. Болгарлар хәлифәдән дошманга карата хәрби ярдәм сорыйлар һәм сәүдәгәрләр аша таралучы мөселман дине турында күбрәк белергә теләүләрен белдерәләр. 922 елның маенда Багдад шәһәреннән Әхмәд ибн Фадлан җитәкчелегендә илчелек килеп төшә. Хәлифә әл- Моктәдирнең хатын укыганнан соң Алмыш хан Җәгъфәр дигән мөселман исеме ала һәм хәлифәнең башлыгы итеп билгеләнә. Шулай итеп Идел Болгарстанының ислам динен кабул итә. Бу киләчәктә мәдәни, икътисади, сәяси үсеш алган Идел буе халыклары тарихында бер дәвер тәшкил итә торган вакыйга була.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев