Ышанычны бары билгеле эшләр белән генә яуларга мөмкин
Дәүләт учреждениеләре һәм җәмәгать хезмәт күрсәтү хезмәткәрләренең Чистай территориаль профсоюз оешмасы 38нче отчет-сайлау конференциясе булып узды.
Бу көнгә ул нинди нәтиҗәләр белән килде, элеккеге һөнәри көчкә һаман да ия булып, хезмәткәрләрнең хокукларын һәм мәнфәгатьләрен саклауда үз дәрәҗәсен саклап кала аламы? Без аның рәисе Вера Белова-Реутина белән шул хакта әңгәмә кордык.
– Безнең территориаль профсоюз оешмасында 1083 кеше бар, ул 21 беренчел оешманы берләштерә, – дип сөйли Вера Николаевна. – Бу исә барлык дәүләт учреждениеләре хезмәткәрләре һәм җәмәгать хезмәте күрсәтү учреждениеләре хезмәткәрләре профсоюз әгъзалары булып торалар дигән сүз.
Яшьләрнең күп булуы аеруча сөендерә. Профсоюз хәрәкәтен активлаштыру буенча Регина Биктаһирова җитәкчелек иткән яшьләр советы зур роль уйный. Ул 2017 елда «Яшь профсоюз лидеры» Бөтенроссия конкурсының төбәк этабында икенче урынга лаек булды һәм Волгоград шәһәрендә үткән яшьләр форумында катнашты. Ә узган ел безнең яшьләр агитбригадасы иң яхшы профсоюз агитбригадалары конкурсында икенче урынны алды.
– Профессиональ берлекләр дәрәҗәсен, килешегез, бары билгеле, чын эшләр белән генә яулап алырга мөмкин.
– Берсүзсез, шуңа күрә дә без бүгенге көнгә актуаль булган эш технологиясен һәм формаларын, шулар исәбеннән өстенлекләр, гарантияләр, профсоюз һәм эш бирүченең уртак эшчәнлегенең икътисади нәтиҗәсе турында мәгълүмат бирүне файдаланырга тырышабыз. Бу эштә безгә «Татарстан Республикасында хезмәт өлкәсендә социаль партнерлык үсеше турында» Указ ярдәм итә. Анда барлык милек формасы оешмаларында һәм учреждениеләрендә профсоюзлар оештырырга тәкъдим ителә.
«Хезмәткәр – эш бирүче» үзара мөнәсәбәтләр системасы социаль партнерлык дип кабул ителгән. Ул хезмәт мөнәсәбәтләре өлкәсендә барлыкка килгән конфликтларны чишүнең төрле вариантларын карый. Әгәр дә эш бирүче үзара хезмәттәшлекнең файдасын күрсә, аның коллективында, һичшиксез, профсоюз эшләячәк, чөнки ике як та хезмәткәрләрнең тупланганлыгы, алар өчен эш һәм ял итү шартларын яхшырту, коллективта тиешле микроклимат булдыру белән кызыксыначак.
– Күпчелек аңлавынча (мин дә шулар исәбенә керәм), профсоюз – иң башта ул социаль гарантияләрне саклау, хезмәткәрнең мәнфәгатен яклау, аның сәламәтлеге турында кайгырту...
– Аның төп бурычлары – хәзерге икътисади шартларда эш урыннары, лаеклы хезмәт шартлары, даими хезмәт хакы. Моңа кадәр профсоюз хезмәткәрләр исеменнән эш бирүче белән тармак килешүе, коллектив килешү төзи. Шунысын билгеләп үтәргә кирәк, 2018 елның декабрендә Чистай муниципаль районы башлыгы белән төзелгән килешүдә (үзгәрешләрне һәм өстәмәләрне исәпкә алып), мәшгульлеккә булышлык итүне, квалификация күтәрүне, социаль ташламаларны, компенсацияләрне, гарантияләрне, шулар исәбеннән хатын-кызларга, 16 яше тулмаган балалары булган ялгыз кешеләргә хезмәт хакын саклап калып бер көн ял бирүне, юбилярларга бер тапкыр түләүләрне һәм башкаларны тәртипкә салучы нигезләмәләр барысы да сакланган.
Килешүдә беренчеләрдән булып эш бирүчегә ел саен хезмәткәрләренә диспансеризация үткәрү бурычы йөкләнде. Уртак тырышлык белән диспансеризация үтү өчен бер көн билгеләнде: лаборатор тикшерүләр үткәреп, расланган график буенча барлык табиблар тикшерүе үтәргә мөмкин.
Беренчел оешмалар никахны теркәү, бала туу, тормышта төрле авыр хәлләр килеп чыккан очракта профсоюз әгъзаларына ярдәм күрсәтәләр. Хезмәттәшләрнең шатлыкта да, кайгыда да синең янәшәңдә булуларын сизү бик мөһим.
Безнең профсоюз әгъзаларының финанс ярдәм-дәвалануга яисә башка кирәкле нәрсәләргә процентсыз ссуда алу мөмкинлеге бар. Ел саен шундый ярдәмне (кайтарып бирү нигезендә) 50-60 хезмәткәргә рәсмиләштерәбез. 5 ел эчендә шундый максатка 6 миллион сум акча күчерелгән.
Эшчәнлекләрендә махсус юнәлеш булып профсоюз әгъзаларын сәламәтләндерү тора. Узган елда гына да пилот проекты буенча санатор-курорт дәвалануларын оешманың 40 әгъзасы узган. Әлеге проект буенча социаль яклау, халык мәшгульлеге, яшьләр эшләре буенча һәм спорт бүлеге хезмәткәрләренә 20 мең күләмендә бушлай сертификатлар бирелде. Бу исә юлламаны бушлай яисә республиканың кайсы санаториесен сайлавыгызга өстәмә түләү мөмкинлеге бирә. Ә пилот проектына кермәгән оешмада эшләүче профсоюз әгъзаларына республика дәвалау йортларына үзенә һәм гаиләсе әгъзаларына 15 проценттан алып 30 процентка кадәр ташлама каралган. Әлеге ташламадан 87 кеше файдаланды.
26 кеше санаторийга кебек үк аерым түләү шартлары – кичектереп түләү белән юллама алды. Иң мөһиме, кешеләр үтенеченә колак салу һәм үзара файдалы вариантлар эзләнә.
– Ял итүне оештыру да зур әһәмияткә ия. Бу юнәлештә нәрсә эшләнә?
– Без элеккеге кебек үк мәдәни-масса, спорт чаралары уздырабыз. Барлык бәйрәмнәрне бергә үткәрәбез, ветераннарга шефлык итәбез. Бу профсоюз Сабантуе, «Ветеранны котла», агачлар утырту буенча «Профсоюз аллеясе» акцияләре, культпоходлар, танып-белү экскурсияләре, республика конкурсларында катнашу. 2019 елда безнең команда Владимир Толоконников җитәкчелегендә туристик слетта катнашты һәм урында спорт ориентлашуы буенча 2нче урынны яулады. Бу әле безнең уңышларыбызның бик аз төре генә. Актив тормыш рәвеше алып барырга профсоюз әгъзаларын гына түгел, якыннарыбызны да тартырга тырышабыз. Быел исә күп кенә чараларыбыз профсоюз оешуга 115 ел, ТАССРның 100 еллыгына һәм Бөек Җиңүнең 75 еллыгына багышлап үткәреләчәк.
– Билгеле, территориаль оешманың көче, башлангычларның көйләнгән эшеннән киләдер. Аны сезнең ышанычлы тылыгыз дип тә әйтергә буладыр.
– Күп очракта ул рәисләренең һәм профсоюз әгъзаларының активлыгыннан, җитәкчеләрнең яклавыннан тора. Җәмәгать башлангычларында эшләүче һәм үз вазифаларын менә дигән итеп башкаручы профсоюз лидерларын атап үтәсе килә. Алар исәбендә Марина Мельникова («Ватан» үзәге), Гүзәл Кыямова («Гимнаст» Балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбе), Лилия Кадыйрова («Балкыш» үзәге), Елена Машковцева (психоневрология интернаты), Анфиса Волкова (Яшьләр үзәге),Резида Ситдыйкова (Боз сарае), Лилия Афанасьева (штаттан тыш техник инспектор), Оксана Данилова (штаттан тыш хокук инспекторы), Ольга Мангулова (мәшгульлек үзәге), Михаил Ксенофонтов (власть һәм идарә органнарының берләштерелгән профкомы) һәм башкалар. Профсоюз активына һәм социаль партнерларга уртак эшләре өчен зур рәхмәт, киләчәктә дә уңышлы хезмәттәшлек итәрбез дип өметләнәбез!
– Безгә исә кешеләр профсоюзга кереп, ярдәм тоюларын, аның көченә, потенциаль мөмкинлекләренә ышануларын гына телисе кала.
Профсоюз гарантия бирә
* хокукый, социаль-икътисади яклау;
* имин хезмәт шартларын булдыру;
* сәламәтләндерү (санатор-курорт дәвалану, балалар ялы);
* бушлай юридик консультацияләр;
* мәшгульлек, уку, яңадан әзерләү һәм квалификацияне күтәрүдә оешмага ярдәм итү;
* финанс ярдәме (авыр тормыш хәлләренә калган очракта матди ярдәм);
* мәдәни-масса, спорт + үз фикереңне белдерү, иҗади сәләтеңне тормышка ашыру.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз
Нет комментариев