Чистай-информ

Чистай районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Җырлары, шигырьләре безнең күңелләрдә

Авылдашыбыз Флера Тарханова иҗатына багышланган әлеге кичә җанны җылытучы матур очрашу, онытылмаслык бер вакыйга булды.

Җырлары, шигырьләре безнең күңелләрдә

Тел ул – һәртөрле милләтнең

нигез ташы,

Моңга сусап йөргәннәргә – чишмә башы,

Хәтергә бушлык, хилафлык китермичә,

Рух һәм иманда яшәткән Ай-Кояшы…

Ф.Тарханова

 

Яуширмә авылында гомер итүче, тормышка, яшәүгә гашыйк укытучылар Сәрвәрия белән Габдрахман Тархановлар гаиләсендә берсеннән-берсе чибәр, акыллы, зирәк егетләр һәм кызлар дөньяга килә.

Менә шушы 9 балалы гаилә дә өченче бала булып, 1947 ел ның 25 маенда Флера ханым дөнья га килә. Арча педагогия училищесын тәмамлап, Чистай районының Чирүле Шонталысында һәм Кыргызстанның Ош өлкәсе Араван шәһәре мәктәп ләрендә рус теле белән математика укытканнан соң, Казан дәүләт университетының тарих-филология факультетына укырга керә. 5 нче курста укыганда ук, татар теле кафедрасына методист-лаборант булып эшкә урнаша, аспирантурада укый. Аннан соң унике ел «Радиоприбор» заводында инженер-конструктор булып эшли. 1971 елдан башлап Флера ханым профессиональ тәрҗемә эше белән шөгыльләнә. Ул рус теленнән татарчага гына түгел, казах теленнән татарчага да тәрҗемә итә. Расул Гамзатов шигырьләре тәрҗемәсе бик уңышлылардан санала. 2009 елның декабрендә рус теленнән татар теленә тәрҗемә иткән Тәүфыйк Кәримов китабы басылып чыга. 1990нчы еллардан башлап, Тарханованың хезмәт юлы журналистикага бәйле – «Шәһри Казан» газетасында тәрҗемәче-корреспондент һәм тәрҗемә бүлеге мөдире булып эшли.

1995 елдан Ф. Тарханова Та тар стан Республикасы Ми нистр лар Кабинеты Аппараты ның беркетмәләр бүлегендә тәрҗемәче – баш референт, соңрак баш киңәшче булып эшли. 2004 елда, терминология буенча кандидатлык диссертациясе яклап, «Филология фәннәре кандидаты» дигән гыйльми дәрәҗәгә лаек була. Флера ханымның соңарып кына, 1997 елда «Синең кайнар сулышың» исемле беренче шигырьләр җыентыгы дөнья күрә. Бу китапка кереш сүзне Татарстан Язучылар берлегенең шигърият остаханәсе җитәкче се, Татарстанның халык шагыйре Илдар Юзеев яза. Ул Флера ханымны боз катлавын ярып чыккан, инде җәйне узып, көзен дә, кышын да сулмаслык хәлгә килгән умырзая чәчкәләре белән чагыштыра: «Аның лирик шигырьләре, бигрәк тә табигатьнең ул гына күрә алган төсмерләре, хатын-кызның катлаулы тормышы, мәхәббәте турында язылганнары минем күпне кичергән карт йөрәкне дә, композитор Заһид Хәбибуллин әйтмешли, «чеметте», – ди.

Тәрҗемә өлкәсендә Ф. Тарха нова рәсми документлар, эш кәгазьләре төрле кулланма-яр дәмлекләр тәрҗемә итү бе лән беррәттән, әдәби әсәр ләр дән рус, украин, әзәр бай жан язучыларының аерым хикәяләрен, Зөфәр Фәт хетди нов ның «Өзелгән кул лар кемне эләктерер» һәм «Унынчы корбан» исемле детектив повестьларын, Г.Сәйфуллина-Михееваның «Мөхәммәд пәйгамбәр тормышыннан хикәяләр» китабын тәрҗемә итеп бастыра. Ул — лирик һәм балалар өчен язган шигырьләре, әкиятләре тупланган «Синең кайнар сулышың» (1998), «Уңган кыз» (1998), «Йөрәгемә яшерелгән серләр» (2001), «Серле дөнья» (2002), «Өч каурый» (2003) һәм Яшьлек эзем калган сукмаклар» (2005) исемле шигъри китаплар авторы иде. 2007 елда «Язмышлар язылганда» исемле шигырьләр һәм хикәяләр җыентыгы басыла. Ф. Тарханова хезмәтләре һәм иҗатындагы казанышлары өчен Татарстан Рес публикасының мактау гра мотасы, «Казанның 1000 еллыгы истәлеге»нә ТР Мәдәният министрлыгының «Мәдәнияттәге казанышлары өчен» медальләре белән бүләкләнә, «Татарстан Республикасының атказанган эшлеклесе» дигән мактаулы исемгә лаек була.

Ул бүгенгесе көндә безнең арада юк. Ләкин аның исеме, шигырьләре, җырлары безнең күңелләрдә.

«Тел – халык күңеленең кыңгы ра вы. Ә кыңгырау –кагылмасаң чыңламый. Әйдәгез, шул кыңгырауны ешрак кагыйк. Ул тутыкмасын, тавышы гел саф, гел матур булсын, аның моңы еракка яңгырасын», – дип язган Фәнис ага Яруллин. Һәм менә без дә, мең тапкыр ишеткәнче, бер тапкыр очрашып сөйләшүең яхшырак дигәнне хуплап, Яуширмә мәктәбендә Флера Тарханованы искә алу кичәсе үткәрдек. Һәр почмагыннан мәгърифәт нуры бөркелеп торган, үзенә генә хас җылылыгы белән якты, заманча җиһазландырылган мәктәп бинасы авылдашларны үзенә җыйды. Укучыларыбыз килгән кунакларны милли киемнәрдән, милли аш – чәкчәк һәм ипи белән каршыладылар. Бирегә Флера апаның якын туганнары дуслары, классташлары, аның иҗатын хөрмәт итүчеләр җыелды. Татар теле һәм татар әдәбияты укытучысы Фәсхетдинова Лилия Марсель кызы кичәне, талгын гына музыка астында, Флера апаның «Җирсү» шигыре белән башлап җибәрде, тормыш һәм иҗат юлы белән таныштырды. Очрашуга ныклап, җиренә җиткереп әзерләнгәне, укучыларның сәнгатьле итеп сөйләүләреннән күренеп тора. «Уңган кыз», «Серле дөнья», «Яуширмәгә кайттым», «Үпкәләмә миңа туган авылым» дигән шигырьләрендә: язучының үзенең авылына, туган нигезенә, табигатенә булган мәхәббәтен шигырьләрендә чагылдыруын, балаларыбызның сәнгатьле итеп сөйләүләре дә раслады.

Йөрәктән чыккан җырлар, мәгънәле шигырьләр, сыйныфташлары, шәхсән үзем һәм музей хезмәткәре Яруллина Гөлисә Мәҗит кызы тарафыннан берсеннән-берсе кызык лы истәлекләр белән аралашып барган кичә, һәркемнең күңелендә җылы тәэсир калдырды. Сеңелләре – Алсу, Сәрия, энеләре – Рөстәм, Искәндәр кичәне әзерләүче Фәсхетдинова Лилиягә, авыл җирлеге рәисе Гәрәева Лилиягә, мәктәп директоры Сираҗетдинова Ра ми лә гә рәхмәтләрен бел дер де ләр. Шагыйрәнең китапларын, җырлар язылган дисклар, картина, шәхси каләмен мәктәпкә бүләк иттеләр.

Аның лирик шигырь ләренә композиторлар тарафыннан дистәләрчә көйләр языла. Аларны танылган җырчыларыбыз башкара. Җырларының, романсларының кайберсе ноталары белән аерым китаплар булып Мәскәүдә басылып чыкты. Җырларының күбесе һәм үзе башкаруында байтак лирик шигырьләре Татарстан радиосының алтын фондына һәм телевидение фондына, компакт-диск ларга кертелде. Менә шушы Мәскәүдә басылып чыккан китаплар, компакт-дисклар, Г.Сәйфуллина-Михееваның «Мөхәммәд пәйгамбәр тормышыннан хикәяләр» тәрҗемә итеп бастыраган китабын Алсу Тарханова мәктәпкә тапшырды.

Бәйрәмнәргә бай булган Ту ган телләр һәм халыклар бердәмлеге елында туган якка, табигатькә, каләмдәш дусларына карата мәхәббәт белән сугарылган шигырьләре бүгенге болгавыр заманда авыл, районыбыз халкына бер йотым саф һава, саф су, иң яхшы җыр, иң тирән моң, иң якты шатлык булыр иде. Флера Габдрахман кызының шигырьләрен укыган саен укыйсы, тыңлаган саен тыңлыйсы килә. Укыган саен күңел яктыра, җаның җылына бара, вак-төяк дөнья мәшәкатьләре җуела.

Кичә Фәсхетдинова Лилия тарафыннан бик матур итеп әзерләнгән-әсәрдән өзекләр, музыка, видеокадрлар белән үрелеп барды. Мәдәният йорты методисты Закирова Гүзәл Нургаен кызы Ф.Тарханова сүзләренә язылган «Яшьлегем сукмаклары» җырын башкарды.

Башкалабыз Казан шәһәрен нән килгән кытай татары Базарбай Бикчәнтәев Ф.Тарханова турында кайчан, ничек очрашулары, шигыренә көй язганда бик таләпчән булуын сөйләп үтте һәм берничә җырын башкарды. Кичә ахырында Лилия Марсель кызы Флера апага багышланган буклетларны туганнарына, сыйныфташларына тапшырды. Флера апаны зурлап, аны хөрмәт итеп Казаннан Флера апаның дусты, авылдашы Наилә апа җибәргән чәчәкләр Алсу Тархановага тапшырылды.

Ф. Тарханованың сандугач тавышын, моңлы җырын ишетеп таң каласың, диләр. Бу, чыннан да, шулай. Кичә Флера апаның үз тавышы белән башкарылган «Алсу розалар» җыры белән тәмамланды.Чын мәгънәсендә җанны җы лы тыр дай матур очрашу, онытыл маслык бер кичә булды ул. Өлкәннәр яшәреп, шигырь дөньясында тылсымланып таралышты. Без авылдашыбыз Флера апа иҗатына сокланабыз һәм аның белән горурланабыз.

Киләчәктә мәктәптә Флера апага багышланган музей бүлмәсе булыр дип ышанасы килә. Кичәдә тапшырылган 24 истәлек шул музей бүлмәсендә урын алыр.

Ләлә Зарипова, авыл китапханәчесе

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев