Йөрәккә кадерле урыннар
Туган шәһәребезнең язмышы анда яшәүчеләр тормышы белән бәйле. Күпләр үз хәтерләрендә балачак һәм яшьлек еллары үткән, якыннары һәм дуслары белән вакыт үткәргән, сөйгәннәре белән танышкан урыннарны хәтерлиләр.
Һәрберебезнең шәһәрдә көндәлек ыгы-зыгыдан соң ял итәргә яраткан почмагы, тормышындагы иң мөһим вакыйгалар белән бәйле урыннары бар.
Шәһәребез өчен юбилей елында газетабыз битләрендә без «Йөрәккә кадерле урыннар» дигән яңа сәхифә башлап җибәрәбез. Газетаның бу санында без Вера Николаевна Белова-Реутина белән сөйләшүне тәкъдим итәбез.
– Минем Чистайда ике яраткан урыным бар. Шуның беренчесе –шәһәрнең тарихи биналары, сәүдәгәрләр йортлары сакланып калган урыннар һәм, әлбәттә, үзәк мәйдан. Элек биредә 1 Май, Бөек Октябрь революциясе көннәренә демонстрацияләр уза иде. Яшьләр матур киемнәрдә, шатлыклы йөз белән мәйдан буйлап атлый иделәр. Шулай ук үзәктә куелган Яңа ел чыршысы һәм аның янәшәсендәге сәхнә ошый иде. Барлык яшәүчеләр бирегә шәһәрнең төрле почмакларыннан балалары белән килә, дуслары белән очраша, күңел ача иделәр. Бу шәһәрлеләрне берләштерә иде. Ул чакта миңа Яңа елны каршы алу өчен моннан да яхшырак урын юк кебек тоела иде.
Ул еллар турындагы хатирәләр миндә сагыну хисләре уята. Әлбәттә, хәзер бөтенләй башка вакытлар һәм мөмкинлекләр. Әмма шәһәр үзәген ничек тә булса җанландырып җибәрергә кирәк дип саныйм.
Минем өчен кадерле икенче урын – пристань районы. Биредә минем балачак һәм яшьлек елларым узды. Теплоходлар килеп туктаганда, әти еш кына мине шунда алып төшә иде. Без әле бер, әле икенче теплоходның килеп туктаганын карарга ярата идек. Туристлар елмаюлы йөз белән кунакчыл Чистай җиренә аяк баса, тирә-юньдә барысы да матур иде. Үсә төшкәч, мин бирегә үзем генә килә башладым, еш кына дулкыннар тавышын тыңларга, кояш баюын карарга, табигатьнең матурлыгын күзәтергә ярата идем.
Биредә бүген дә үзенчәлекле, романтик атмосфера хөкем сөрә. Әмма, ни кызганыч, бу урын хәзер бөтенләй күңелне күтәрми. Пристань территориясен төзекләндерерләр һәм ул ял итү, күрешү, романтик очрашулар өчен менә дигән урынга әверелер дип ышанасы килә, – дип сөйләде Вера Николаевна.
Сүз уңаенда
Хөрмәтле укучыларыбыз, сез дә шәһәрдәге яраткан урыннарыгыз белән уртаклаша аласыз. Бәлки, сезнең фоторәсемнәрегез дә бардыр. Үз хатларыгызны chis2006@yandex.ru электрон почтасына җибәрегез, газета редакциясенә Ленин урамы, 2-а адресы буенча да алып килергә мөмкин.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз
Нет комментариев