«Йортларда җылы булганда, күңелгә дә рәхәт»
20 елдан артык Дмитрий Медведев яраткан эше белән мәшгуль. Ул Чистай җылылык челтәре предприятиесендә котельный җиһазларын ремонтлау буенча слесарь булып эшли.
Шушы еллар эчендә Дмитрий Анатольевич, үз эшенең остасына әверелеп, зур һөнәри тәҗрибә туплаган. Үз вазифаларын төгәл һәм җаваплы башкара.
– Безнең эштә аз гына да игътибарсызлыкка юл куярга ярамый, югыйсә кешеләр җылысыз калачак, – ди Дмитрий Медведев. – Һәр иртә саен, эшкә килгәч, мин котельныйдагы барлык җиһазларны, насосларны, вентильләрне, эшермәләрне һәм башка күп кенә приборларны җентекләп тикшерәм. Нинди дә булса проблема килеп чыга икән, аны ашыгыч рәвештә хәл итәбез. Аварияләр килеп чыкканда, ял көннәрендә яки төнлә эшкә ашыгыч чакырулар да булгалый. Әмма, бәхеткә, хәзер ватылулар сирәк була. Җылылык трассаларында торбалар һәм котельныйдагы җиһазлар яңартыла. Безгә, эшчеләргә, ярдәмгә автоматлаштырылган системалар килә.
Кышын төп эш котельныйларда кайный, фатирларда, балалар бакчаларында, мәктәпләрдә, дәваханәләрдә һәм башка учреждениеләрдә җылылык һәм уңайлылык аларның өзлексез эшләвенә турыдан-туры бәйле.
– Җәен котельныйлар җылылык бирми, бу вакытта сез нинди эшләр башкарасыз? – дип әңгәмәдәшемнән кызыксынам.
– Бу безнең иң кызу чор. Җылылык бирү сезоны тәмамлануга, киләсе елга әзерлек эшләре башлана. Җәен без җылылык трассасында да, котельныйларда да ремонт эшләре алып барабыз. Бу чорда тиешенчә эшләсәң, елның калган вакытында күпкә җиңелрәк булачак, бары җиһазларны яхшы хәлдә тотарга һәм аларны күзәтеп торырга гына кала.
– Сезнең эшегез җиңелләрдән түгел. Һөнәрне алыштыру турында беркайчан да уйламадыгызмы?
– Юк, беркайчан да. Миңа монда эшләргә ошый. 21 ел элек язмыш мине котельный белән бәйләгән вакыттан бирле тырышып хезмәт итәм. Мин биредә судагы балык кебек. Көн саен эштән кайтканда, күпкатлы йортлар яныннан үтәм. Тәрәзәләрдә ут яна, кайберләрендә хәтта форточкалар да ачык. Димәк, кешеләргә җылы, юкка гына эшләмибез икәнне аңлыйм, күңелгә дә рәхәт булып китә.
Дмитрий Медведевтан кала, гаиләсендә хезмәтләрен җылылык челтәре белән бәйләгәннәр дә бар. Бу предприятиедә күп еллар аның ике туган апасы эшләгән. Хәер, балалары да яшүсмерләр булганда һәр җәйне котельныйда эшләп алганнар. Үзенә күрә хезмәт династиясе килеп чыга.
– Мин – бәхетле кеше. Минем яраткан эшем, тату, бердәм коллективым бар. Гаиләмдә барысы да яхшы. Кеше өчен тагын нәрсә кирәк?! – ди Дмитрий Анатольевич.
– Хезмәттәшләрегезгә сезнең теләкләрегез.
– Беренче чиратта, сәламәтлек. Шулай ук барысына да иминлек, эшләрендә һәм шәхси тормышларында уңышлар телим. Өйләрендә һәрвакыт җылы, якты һәм уңайлы булсын!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз
Нет комментариев