Чистай-информ

Чистай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Йомгак ясалды, перспективалар билгеләнде

Директорлар советының быелгы беренче утырышын муниципаль район башлыгы Илдус Әхмәтҗанов уздырды.

Илдус Тәлгать улы узган ел нәтиҗәләре һәм агымдагы елга перспективалар турында хәбәр итте. Муниципаль берәмлек җитәкчесе аңа узган елда эшләнгәннәр өчен оят булмавын, төрле программалар һәм проектларны тормышка ашыру буенча зур эш үткәрелүен ассызыклады. Яңа елда да күп нәрсә эшләргә кирәк. Шәһәр һәм районны үстерүнең гомуми нәтиҗәләре муниципаль район Советы сессиясендә яңгыраячак, ул февраль азагында була. Башлык Яңа ел бәйрәмнәре алдыннан биналарны иң яхшы бизәүгә конкурста җиңүчеләрне атады һәм аларга Мактау грамоталары, Рәхмәт хатлары, акчалата премияләр тапшырды. Предприятиеләр, оешмалар тарафыннан Яңа ел бәйрәмнәрен үткәрүгә 754 мең сум акча җыелган.
Янгын иминлеге торышы турында муниципаль районның дәүләт янгын күзәтчелеге начальнигы Марат Хаматгалиев сөйләде. Узган ел шәһәрдә һәм районда 79 янгын теркәлгән, 4 кеше һәлак булган. 25 янгын күп фатирлы торак йортларда чыккан. Янгын чыгуның сәбәбе берничә - ут белән сак эш итмәү, балалар шаяруы, ут төртүләр. Шунысы шатландыра, авылда янгыннар саны ике тапкырга кимеде - биредә авыл җирлекләре башлыкларының төгәл максатчан эшләве сизелә.
Башка юнәлештә дә эш активлашты - хәзер дәүләт янгын күзәтчелеге инспекторлары янгын иминлеген генә түгел, ә предприятиеләрдә һәм оешмаларда гражданнар оборонасы буенча хәлнең торышын һәм гадәттән тыш хәлләр вакытындагы гамәлләрне дә тикшерәләр.
Рус географик җәмгыятенең җирле бүлеге эше турында аның җитәкчесе Сергей Салеев сөйләде. Бүлек эшли башлаганнан алып күп кенә кирәкле, файдалы эшләр башкарылган. "Чиста ярлар" акциясе үзе генә дә ни тора! Аның нәтиҗәсендә Кама елгасы янындагы территорияләрне генә түгел, ә елга төбен дә чүп-чардан чистарттылар. Шундый акцияләр киләчәктә дә үткәреләчәк. Тарихи мирасны, туган якка мәхәббәтне популярлаштыру буенча зур эш алып барыла.
ТР сәүдә-сәнәгать палатасының көньяк-көнчыгыш бүлеге (аның эшчәнлек зонасына Чис­тай муниципаль районы да керә) эше турында аның директоры Руслан Закиров хәбәр итте. "Чис­тай" индустриаль паркын ачу белән бүлекнең шәһәр предприятиеләре һәм оешмалары белән элемтәсе тагын да ныграк булачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X