Чистай-информ

Чистай районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

«Йолдызлык» сәхнәсен яуладылар

«Созвездие-Йолдызлык 2022» телевизион фестивальнең зона этабы гала-концертында катнашучылар иң яхшы номерларны күрсәттеләр.

 «Чистай» мәдәни үзәге сәхнәсендә «Созвездие-Йолдызлык 2022» телевизион фестиваленең зона этабы концерты узды. Аксубай, Әлки, Алексеевск, Яңа Чишмә, Нурлат, Спас, Чирмешән һәм Чистай районнары талантлары үзләренең иң яхшы номерларын күрсәттеләр.

Чистай сәхнәсендәге яшь йолдызларның нинди җырлар башкарачакларын һәм биюләр күрсәтәчәкләрен белү өчен грим бүлмәләренә керү дә җитә. Барлык номерлар репетицияләрдә һәм чыгышларда камил дәрәҗәгә җиткерелгән булса да, тамашачылар алдына чыгар алдыннан катнашучылар һәр хәрәкәтне һәм һәр нотаны кабатладылар.

Конкурста төрле яшьтәге балалар катнашты. Матур костюмнар кигән, озын буйлы егетләр һәм кызлар арасында сәхнә артында Нестор Порфирьев һәм Вероника Немирова чыгыш ясарга әзерләнделәр. Аларга 5әр яшь. Алар үзләренең образлары белән хәтта иң көчле артистлардан да калышмыйлар. Кызыл пиджактагы джентельмен һәм ап-ак күлмәктән леди «Конферанс» номинациясендә чыгыш ясадылар. Нәни йолдызчыкларга көч биреп торырга әниләре Наталья Девятова һәм Татьяна Немирова килгәннәр иде.

– Безнең балалар өчен бу беренче зур фестиваль. Аларга сәхнәдә чыгыш ясау ошый, алар ирешкән нәтиҗәләреннән ләззәт ала. Әмма дулкынланалар да, әлбәттә. Гадәттә, хис-кичерешләр икенче көнне, чыгышлары турында әби-бабаларына сөйләгәндә, балалар бакчасында дуслары белән тәэсирләрен уртаклашканда барлыкка килә. Нестор һәм Вероника театрда гына түгел, төрле юнәлешләрдә шөгыльләнәләр. Без, әти-әниләр, үз балаларыбызның нәтиҗәләрен объектив бәяли алмыйбыз, әмма педагоглар аларның сәләте бар, диләр. «Йолдызлык»ның муниципаль этабында икенче урынны яуладылар. Бу безнең беренче нәтиҗәбез, – дип уртаклаша безнең белән Наталья һәм Татьяна.

Сөйләшү вакытында алар үз яшь төркемнәрендә беренче булачакларын белмиләр иде әле. Хәзер Нестор һәм Вероникага Казанга барырга туры киләчәк. Алар суперфиналда чыгыш ясаячак. Беренче коймак төерле түгел икән!

Берничә ел элек үзенең дебют чыгышы турында якташыбыз Анастасия Аникина шуны ук әйтә алмый. Хәзер ул тәҗрибәле җырчы, ә менә беренче «Йолдызлык» фестивалендә аның катнашу тәҗрибәсе уңышлы булмый.

– Башта кәефем төште, ә аннары үз көчемне тупладым һәм алга барырга кирәклеген аңладым. Узган ел үз яшь категориямдә зона этабында беренче булдым. Вокал белән мин биш ел шөгыльләнәм, минем репертуарымда халык җырлары күбрәк. Гала-концертта мин, совет җырчысы Клавдия Шульженко кебек, «Телефонный разговор» җырын башкарам, – ди Анастасия.

Алга китеп шуны әйтә алам, Анастасия үз яшь категориясендә беренче урынны алды. Афәрин!

Концерт башланыр алдыннан Чистай районы башлыгы Дмитрий Иванов яшь талантларга үгет-нәсыйхәт сүзләре белән мөрәҗәгать итте.

– Финалга чыкмаучылар да минем өчен җиңүчеләр. Алар бу сәхнәдә чыгыш ясап, зур тәҗрибә тупладылар, ә бу киләчәк уңышка зур адым. Ике көн дәвамында без катнашучыларның бу сәхнәдә тырышып эшләүләрен күзәттек. Жюрига да җиңел булмады. Мин катнашучыларның чыгышларын күрдем һәм иң яхшысын сайлап алу җиңел түгеллеген аңлыйм. Барысы да профессионаллар! Чын артистлар! Яшь, матур, активлар! Күп еллар бу фестивальдә катнашучы балалар дөнья сәхнәсенә чыкты. «Йолдызлык» алга таба да дәвам итәр дип ышанам, ул – безнең мәдәниятебез өчен кадрлар әзерләү урыны, – диде Дмитрий Алексеевич.

Фестивальнең зона этабы безнең шәһәрдә 13 һәм 14 март көннәрендә узды. Беренче көнне сәхнәгә Алексеевск, Аксубай, Нурлат, Әлки, Яңа Чишмә һәм Чистай районнары вәкилләре чыкты. Икенче көнне Спас һәм Чирмешән районнарыннан килгән конкурсантлар үз талантларын күрсәттеләр. Алар – хореография һәм вокал коллективлары, солистлар һәм сүз осталары.

Җиңүчеләрнең исемнәре гала-концертта яңгырады. Иң яхшыларга Чистай районы башлыгы Дмитрий Ивановтан дипломнар һәм бүләкләр, шулай ук агымдагы елның апрель башында узачак Казанга суперфиналга чакыру тапшырылды. Котлыйбыз! Ирешелгәннәрдә тукталып калмагыз, һәрвакыт алга атлагыз, югары үрләр яулагыз.

Безнекеләрне бел!

«Конферанс» номинациясендә «Иҗади эзләнү өчен»

жюриның махсус бүләк белән Марк Ефимов, Николай Игнатьев һәм Амалия Платонова бүләкләнде.

«Җыр ансамбльләре» номинациясендә махсус бүләк белән «Экспромт» театрының җыр ансамбле бүләкләнде.

«Хореография» номинациясендә «Иҗади илһам өчен» бүләгенә 20нче номерлы балалар бакчасыннан «Бию каруселе» коллективы лаек булды.

«Хореография» номинациясендә халык традицияләрен саклаган өчен «Балачак ритмнары» халык хореография коллективы бүләкләнде.

Мактаулы беренче урынга лаек булдылар:

«Конферанс» номинациясендә Вероника Немирова һәм Нестор Порфирьев, Алсу Фәтхетдинова.

«Вокал-соло» номинациясендә Александр Пьянов.

Шул ук номинациядә үз яшь төркемнәрендә Аделия Сөләйманова, Кәрим Шәмсетдинов, Мария Чернышева, Арина Штанова, Рәйнә Сабирова, Анастасия Аникина иң яхшылар дип табылды.

«Хореография» номинациясендә – «Балачак ритмнары» халык хореография коллективы.

Мактаулы икенче урынга лаек булдылар:

«Вокал-соло» номинациясендә Сафира Гыймадиева, Самир Камалов.

Пьедесталның өченче баскычын алдылар:

«Конферанс» номинациясендә Адриан Симанов һәм Әмир Фәтхетдинова.

«Вокал-соло» номинациясендә Олеся Ермакова һәм Катерина Баранова.

«Җыр ансамбльләре» номинациясендә «Бәллүр» җыр ансамбле.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев