Чистай-информ

"Чистай хәбәрләре" газетасы - Чистай яңалыклары

16+
Рус Тат
Җәмгыять

Әйләнә-тирәдә күселәр һәм тараканнар!

Безнең газета редакциясенә Плеханов урамында яшәүче Наил Галимов мөрәҗәгать итте. Ул контейнер мәйданчыкларының коточкыч хәлдә булуыннан зарланды.

– Минем йортым янында контейнер мәйданчы­гы урнашкан. Чүп савытлары чиста, чүп-чар даи­ми чыгарыла. Әмма контейнерлар янындагы хәл­не сүзләр белән генә сурәтләү мөмкин түгел. Менә инде ярты елдан артыграк анда төрледән-төрле чүп-чар аунап ята. Кешеләр шунда бөтенесен  - агач ботакларын, бакча чүбен, иске җиһазларны алып килеп ташлыйлар. Кайберәүләр чүп савытларына килеп тә җитмичә, чүп-чар салынган пакетларын ярты юлда ташлап калдыралар. Шуның өстенә, якында ук урнашкан металл ватыкларын җыю буенча предприятие дә үз калдыкларын мәйданчыкка чыгарып ташлый. Коточкыч! – дип зарын белдерде Наил Гыйльметдин улы.
Ул әлеге чүп өемнәренә күселәр һәм тараканнар ияләшүен дә хәбәр итте. Ә күптән түгел чүплеккә ут төрткәннәр. Пенсионер икенче юлы ялкынның аның йортына да күчәргә мөмкин булуына борчу белдерде.
– Шулай буламыни соң?! Әлеге мәсьәлә белән кемдер шөгыльләнергә тиештер бит?! Һәм шундый чүп өемнәрен бөтен шәһәр буенча күзәтергә туры килә, – дип өстәде пенсионер.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: чистай