Җыелган акча еллар буена хәл ителмәгән проблемаларны чишәргә ярдәм итәчәк
Җирле мәдәни һәм хуҗалык итү ихтыяҗларын канәгатьләндерүгә ирекле рәвештә кертемнәр җыю механизмы сыналган төбәкләрнең берсе – Татарстан.
2013 елда Президент Рөстәм Миңнеханов кушуы буенча республикада җирле территорияләрне үстерү проектларын финанслауда дәүләтнең катнашуы программасы тормышка ашырыла башлады, аның нигезендә үзара салымда җыелган һәр сумга республика бюджеты җирлеккә дүрт сум өсти.
– Үзара салым хисабына хәл итәргә мөмкин булган проблемалар: юл эшләре үткәрү, җирле зиратларны төзекләндерү һәм башкалар барлык авыл кешеләре өчен дә актуаль, – дип билгеләп үтә муниципаль район башлыгының беренче урынбасары Рөстәм Хамматов. – Исегезгә төшерәм: үзара салымның максаты – акча җыю гына түгел, ә иң мөһиме – без халыкны үз территорияләре белән идарә итүгә, мөстәкыйль рәвештә тормыш сыйфатын яхшыртуга җәлеп итәргә тиешбез.
Һәр авыл кешесеннән торак пунктларны төзекләндерүгә төрле сумма җыела. Биредә берничә ел дәвамында Мөслим авыл җирлеге “рекордсмен” булып тора, биредә һәр яшәүчедән меңәр сум акча җыялар. Акча, нигездә, юллар төзүгә тотыла.
– Үзара салым буенча референдумда төп мәсьәлә итеп Бахта һәм Мөслим авылларында яшәүчеләр юлларга вак таш җәюне санадылар, – ди авыл җирлеге башлыгы Шәүкәт Мәссәров. – Акча җыю нәтиҗәсендә һәм республика бюджеты ярдәме белән авыл җирлеге счетында узган ел 2,6 миллион сум барлыкка килде.
Четырчы авыл җирлегендә үзара салым программасы буенча эшләр бара.
– Һәр балигъ булган яшәүчедән узган ел 150шәр сум җыйдык, – дип билгеләп үтә авыл җирлеге башлыгы Михаил Новиков. – Нәтиҗәдә, җыелган 35 мең сумга республика бюджеты 140 мең сум өстәде. Юлларны төзекләндерү өчен вак таш сатып алдык. Быел шушы акчага зиратны тәртипкә китерергә планлаштырабыз.
Түбән Кондрата авыл җирлегендә үзара салымга җитди якын килгәннәр.
– Җыелган акчага без кәшәнәне төзеп бетердек, чишмәләрне һәм юлларны төзекләндердек, зиратны тәртипкә китердек. Быел кабат юлларны ремонтларга планлаштырабыз, – дип билгеләп үтә җирлек башлыгы Сергей Васильев.
– Күптәннән инде Кече Талкыш авылында яшәүчеләр су белән тәэмин итүдә проблемалар кичерәләр. Суэтем башнясы черегән, әлеге проблеманы без үзара салым ярдәмендә хәл итәргә тырышабыз, – дип билгеләп үтә Кече Талкыш авыл җирлеге башлыгы Григорий Федотов. – Быел Кече һәм Урта Талкыш авылларында су белән тәэмин итү системасын ремонтлауга 100әр сум акча җыйдык һәм шунысы сөендерә, проблема хәл ителә башлады.
Әгәр узган елларда үзара салым буенча акчаны үзләштерүнең бер үк төрләре кулланылган булса, хәзер исемлек шактый киңәйде.
– Әлбәттә, юлларны төзекләндерү – яхшы эш һәм без аның белән шөгыльләнәчәкбез, – ди Олы Талкыш авыл җирлеге башлыгы Эдуард Ильин, – әмма берничә авыл халкы белән очрашулар үткәргәннән соң без үзара салым акчасын башка максатларга тотарга булдык.
Узган ел 100әр сум җыйдык. Олы Талкыш авылында тавыш һәм проектор җиһазлары сатып алдык, сәүдә киосклары ясадык һәм урнаштырдык, Кызыл Яр авылында чишмәне тәртипкә китердек, Рус Сарсазы авылында зиратны тотып алдык. Быел Кызыл Яр авылында Чишмә елгасы ярын төзекләндерергә планлаштырабыз.
Чистай авыл җирлегендә дә үз юллары белән киткәннәр.
– Без узган ел үзара салым программасы буенча 100әр сум җыйдык, – дип хәбәр итте аның башлыгы Ришат Мәгъсүмов. – Луч һәм Актау авылларында 400 мең сумга якын акчага энергияне янга калдыручы урам яктырткычлары сатып алдык һәм урнаштырдык. Электр энергиясенең янга калуы сизелә, хәер, урамнарда да хәзер яктырак. Быел үзара салым акчасына балалар мәйданчыкларын төзекләндерергә телибез.
– Акча игелекле гамәлләргә җыелганда, жәл түгел, – ди Иске Роман авылында яшәүче Наилә Вәлиева. – Авылда урамнарга яңа өслек җәелүе бик шатландыра, озакламый безнең урамда да шундый юл булыр дип өметләнәбез.
– Авыл җирлегендә узган ел үзара салым буенча референдумда 200әр сум җыярга карар иттек, – ди башлык Люция Садыйкова, – шушы акчага юлларны карап тоттык һәм ремонтладык, чүп– чар чыгаруны башкардык. Быел авылда юлларны төзекләндерүне (күпчелек урамнарга вак таш җәелгән) дәвам итәчәкбез.
– Үзара салым программасы буенча җыелган акчаларны файдалану ныклы контрольдә тора, – дип билгеләп үтте муниципаль районның финанс– бюджет палатасы җитәкчесе урынбасары Жанна Федичкина, – ул палата тарафыннан казначылыкның территориаль бүлеге белән берлектә берничә ел дәвамында башкарыла. Әйтергә кирәк, акча максатчан тотыла. Авыл кешеләре референдумда акчаны нәрсәгә тотарга планлаштырган булсалар, алар шуңа тотылачак та. Прокуратура да моны катгый күзәтә.
Күпчелек җирлекләр төрле сәбәпләр аркасында еллар буена хәл ителмәгән проблемаларны хәл иттеләр. Үзара салым программасы буенча акча җыюда халык актив катнашты. Әмма кайбер авыл җирлекләрендә зур авырлык белән җыелган акчалар авыл җирлекләре счетларында яталар. Берничә җирлектә файдаланылмыйча калган акчалар бар. Мондый хәл булырга тиеш түгел. Халык яхшы яшәү өчен үзеннән дә көч кую таләп ителүен аңлый, – ди Рөстәм Хамматов. – Күбесе аларның инициативасына, тормышны яхшы якка үзгәртү теләгенә бәйле, ә үзара салым программасы моңа ярдәм итә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз
Нет комментариев