Чистай-информ

Чистай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Җыелдылар һәм чистарттылар!

Айрат Хамматов чакыруы буенча калкулыкта өмә булды

Районда территорияләрне чис­тарту, төзекләндерү буенча санитар- экологик ике айлык бара. Шәһәрдә һәм авылларда предприятие, оешма, учреждение коллективлары киң күләмле өмәләр үткәрәләр.

Кешеләр үз участокларын тәртипкә китерәләр, аеруча актив чистайлылар иҗтимагый экологик акцияләрдә катнашырга да вакыт табалар. Шулай итеп, Мебель фабрикасы микрорайо­нында табигатьне саклау чарасы өч дистәгә якын битараф булмаган шәһәрлене берләштерде.

Шимбә иртәсендә алар калкулыкны (җирле халык Каманың биек ярын шулай дип атый) чүп-чардан чистарту өчен җыелдылар. Әлеге акцияне башлап йөрүче һәм оештыручы эшмәкәр, җәмәгатьче һәм актив гражданлык позициясе булган шәһәрле – Айрат Хамматов. Күп чистайлыларның яраткан ял итү урынында күләмле җыештыру эшләре үткәрергә өндәп ул социаль челтәрдә үз битендә чакыру урнаштырган иде.

– Мин биредә еш булам, бу урыннар искиткеч матур, әмма бар гүзәллекне әнә шушы чүп-чар өемнәре юкка чыгара. Аны кешеләр үз артларыннан ташлап калдыралар. Яз җитү белән бу «умырзаялар» башларын калкыта, шуңа күрә миндә биредә тәртип урнаштыру идеясе туды. Чистайлыларны шуңа өндәдем, мине хупладылар. Кешеләрнең шимбә көн булуга карамастан, иртәдән үк җыела башлаулары сөендерде, – дип сөйли Айрат Хамматов.

Өмәдә катнашучыларның эш фронты саллы булды. Калкулыкта гына түгел, Каманың яр буе территориясендә дә тәртип урнаштырырга туры килде. Ваемсыз ял итүчеләрнең эзләре бар җирдә дә ярылып ята. Бу урыннарны нинди генә чүпләр «бизәми»: шешәләр, пакетлар, пластик савытлар, шприцлар, иске киемнәр, тәмәке төпчекләре – санарга бармакларың җитмәс... Кайсыдыр уйлап чыгаруга бик һәвәс булган ахыры, агачка ук менеп, чүп тутырылган капчык элеп куярга да иренмәгән.

– Ничек шулай була инде? Үз артыңнан чүбеңне капчыкка җыярга, кире кайтканда чүплеккә ташлап калдырырга шулай авыр микәнни? –дип гаҗәпләнә мебель фабрикасы микрорайонында яшәүче Ирина Тякмаева. Ул өмәгә ике бәләкәй улы Миша һәм Паша белән килгән. –Елның җылы вакытында биредә ял итәргә килүчеләр бик күп. Транспорт уңайлыгы, зур яшел аланнар, ә иң мөһиме – биредә Кама елгасына бик матур күренеш ачылуы шәһәрлеләрне җәлеп итә дә инде. Шулар ярдәмендә калкулык һәм яр буе зонасы ваемсыз кешеләрдән зыян күрә. Карагыз әле, монда күпме чүп җыелган! Бер урында гына да балалар белән бер капчык чүп җыйдык, – ди Ирина.

– Әни, кара әле, биредә учак эзе калган, пыялалар да күп! – дип кычкыра аңардан ераграк киткән улы.

Чыннан да, биредә шешәләр бик күп. Ә бит пыяланың юкка чыгу вакыты 1000 елдан да артык. Ә менә аларны ташлап калдыручылар табигатькә нинди зарар китерүләре хакында уйлап карыйлармы икән? Биредә ял итүче балалар да җәрәхәтләнергә мөмкин ләбаса! Үзеңне культуралы тоту сыйфаты аларга бөтенләй таныш түгел микәнни?

Өмәдә катнашучыларның тагын берсе – Тимур Хөснуллин. Ул 4 нче номерлы мәктәптә сигезенче сыйныфта укый.

– Мин мәктәпкә төш вакытында гына барам, дәресләргә кадәр вакытым бар әле. Шуңа күрә бирегә иртүк килдем, калкулыкны чистартуда катнашырга телим. Өмәләр кирәкле һәм мөһим чаралар дип уйлыйм, аларны үткәрү бик яхшы. Айрат абый чакырды, мин рәхәтләнеп ризалаштым, – дип сөйли үсмер.

Бер төркем катнашучылар чүп­ләрне капчыкларга җыйганда икен­челәре агачлардан карт ботакларны кистеләр. Коры яфракларны тырмаладылар һәм бер өемгә өйделәр. Нәтиҗәдә, ике сәгать эчендә 30 зур капчык чүп җыелды. Аларны КамАЗга төяделәр. Барысын да чыгару өчен ике рейс кирәк булды. Барлык катнашучыларны да оештыручылар кайнар чәй һәм татлы ризыклар белән сыйладылар.

– Үзләренең эшләре булуга да карамастан, калкулыкта язгы өмәдә катнашучыларга зур рәхмәт белдерәсе килә. Мин янә бер кат шәһәребездә битараф булмаган кешеләрнең аз булмавына инандым. Өмәгә төрле яшьтәгеләр: яшьләр дә, балалар да, өлкән буын вәкилләре дә килде. Шулай ук табигатьне саклау акциясенә эшмәкәрләр, мотоциклчылар һәм башка бик күпләр кушылды. Уртак көчебез белән безгә зур территория­не чистарту насыйп булды. Шәһәр һәм район җитәкчелегенә, район башкарма комитеты җитәкчесе Эдуард Хәсәновка һәм шәһәр

башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Фарход Садиковка капчыклар, перчаткалар белән тәэмин итүләре, чүп-чарны машиналарда чыгаруны оештырганнары өчен аерым рәхмәт, – дип билгеләп үтте Айрат Хамматов.

Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, Айрат Хамматов үзенең социаль челтәрләрендә даими рәвештә туган шәһәребезгә саксыз мөнәсәбәткә юл куймау турында хәбәрләр бастыра. Ул сөйләп кенә калмый, үз мисалында төзекләндерүгә ничек өлеш кертергә кирәклеген дә күрсәтә. 9 ел элек ул үз кибетенең коллективы белән Вотяков урамындагы тукталыш павильонын шефлыкка алдылар.

– Без анда чүп савыты урнаштырдык, вакыт-вакыт тәртипне күзәтеп торабыз: себерәбез, рекламаларны законсыз ябыштыручылардан саклыйбыз. Моны күрә торып кешеләр рек­ламалар ябыштырмый, азрак чүпли башладылар дигән нәтиҗәгә килдек. Гомумән алганда, барысы да безнең белән сездән тора! Җыештырган җирдә түгел, ә чүп ташламаган урында чиста булуын онытмаска кирәк! Чистайлылар, әйдәгез, үзебезнең шәһәребезне яратыйк, үзебезнең арттан чүп-чар калдырмыйча гына булса да, аны чисталыкта тоту өчен тырышыйк! – дип чистайлыларга мөрәҗәгать итә Айрат Хамматов.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев