Язылыгыз һәм бүләкләр отыгыз!
Эксклюзив, актуаль, кызыклы, ә иң мөһиме, шәһәр һәм район тормышы турында ышанычлы мәгълүмат аласыгыз киләме – «Чистай хәбәрләре» («Чистопольские известия») газетасын укыгыз!
Районда бердәнбер басма массакүләм мәгълүмат чарасының яңа саны һәрвакыт кул астында булсын өчен алдан кайгыртырга һәм яраткан басмагызга 6 айга язылу рәсмиләштерергә кирәк. Шуның белән бергә, сез ярты ел дәвамында атна саен газетаның яңа санын алып кына калмыйча, автомат рәвештә бүләкләр уйнатуда да катнашачаксыз. Грильница, парник, үсентеләр оту мөмкинлеге һәр чистайлыда бар.
Катнашу шартлары гади: 2022 елның икенче яртыеллыгына язылуны рәсмиләштерегез һәм газета редакциясенә Ленин урамы, 2-а адресы буенча яки chis2006@yandex.ru электрон почтага квитанцияне җибәрегез. Теләсә нинди уңайлы ысул белән: почта элемтәсенең барлык бүлекләрендә, «Татмедиа» АҖ яки «Россия почтасы» сайтында дистанцион рәвештә, газета редакциясендә (альтернатив язылу) язылырга мөмкин. Иң мөһиме, язылу 2022 елның алты аена рәсмиләштерелергә тиеш. Катнашу өчен гаризалар 25 майга кадәр кабул ителә. Бүләкләр 26 майда уйнатыла. Җиңүчеләрнең исемнәре газетаның 27 маенда чыгачак санында басылачак.
Шуны да билгеләп үтәргә кирәк, газета редакциясе даими рәвештә үз әбүнәчеләре арасында бүләкләр уйнату үткәрә. Безнең газета укучыларга төрле көнкүреш техникасы, пледлар, юрганнар, урын-җир һәм азык-төлек җыелмалары, автомобиль диагностикасына сертификат, театрга һәм концертларга билетлар һәм башка бик күп нәрсәләр бүләк иткәнебез бар. Әбүнәчеләр һәрвакыт безнең акцияләрдә катнашып, уңай фикерләр калдыралар.
*Акцияне оештыручы – «Татмедиа» АҖ филиалы «Чистай-информ». Акцияне үткәрү вакыты: 2022 елның 15 апреленнән 26 маена кадәр. Тулырак мәгълүмат 5-10-60, 5-13-72 телефоннары буенча. Конкурс шартлары турында өстәмә мәгълүмат белән сез «Чистай-информ» сайтындагы нигезләмәдә таныша аласыз.
Реклама 16+
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз
Нет комментариев